+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 ноябрь 2023, 09:02

Кампусның җиде манарасы да бөек галимнәр исемнәрен алачак

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров профильле ведомстволар җитәкчеләре, архитекторлар һәм подряд оешмалары вәкилләре белән бергә вузара кампуста төзелеш эшләре барышын бәяләде.

Кампусның җиде манарасы да бөек галимнәр исемнәрен алачакКампусның җиде манарасы да бөек галимнәр исемнәрен алачак
Кампусның җиде манарасы да бөек галимнәр исемнәрен алачак

15 катлы манаралы бинаның эче эшләнгән, инженерлык коммуникацияләре һәм җылылык үткәрелгән, хәзер җиһазлар монтажлана. Көн саен өч сменада төзелештә 600гә якын кеше эшли.

IQ-паркның җиде катлы бинасында да эшләр кайный, сервер һәм ярдәмче бүлмәләр әзер. Мебель һәм өстәмә җиһазлар, мәгълүмати һәм мультимедиа системалары сатып алына.

- Кытайда кампусның төп бинасының 7 манарасының берсе бөек галим Шэнь Ко исеме белән аталачагын югары бәяләделәр, — дип ассызыклады Премьер-министр. - Республиканың барлык төп мәгариф оешмалары диярлек Кытай партнерлары белән эшли, студентлар актив рәвештә Кытай теле, икътисад, менеджмент, медицина буенча белем ала. Аспирантлар, студентлар һәм докторантлар алмашу программалары эшли. Шуңа күрә фән һәм мәгариф Башкортстан һәм Кытай хезмәттәшлегенең мөһим өлеше булачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас