+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 ноябрь 2023, 11:15

Сыйныф җитәкчеләре тәҗрибә уртаклаша

Мәгариф һәм фән министры сыйныф җитәкчеләре форумында катнашучылар белән очрашты.

Сыйныф җитәкчеләре тәҗрибә уртаклашаСыйныф җитәкчеләре тәҗрибә уртаклаша
Сыйныф җитәкчеләре тәҗрибә уртаклаша

15 ноябрьдә Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркында Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин III Бөтенрусия сыйныф җитәкчеләре форумында катнашучылар белән очрашты.
"Сыйныф җитәкчеләре форумында катнашу традициягә әверелде, елдан-ел безнең республикадан катнашучылар саны арта гына бара. Бу юлы аларга һөнәри белем бирү оешмалары төркемнәре кураторлары да өстәлде, - дип билгеләп үтте Илдар Мәүлетбирдин. - Сыйныф җитәкчесе роле тәрбияләүдә мөһим звено, тәрбияләнүчеләргә шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләүне тормышка ашыруның төп механизмы булып тора. Нәкъ менә сез балаларны илһамландырасыз, һәр тәрбияләнүчегездә кабатланмас, уникаль шәхес күрәсез, аның белән мөнәсәбәтләрне гармонияләштерәсез, шәхескә юнәлтелгән алымга нигезләнеп балалар коллективын формалаштырасыз”.
Очрашу кысаларында катнашучылар тәрбия эшен үстерү, камилләштерү буенча үз идеяләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук катнашучыларның тәҗрибәсен республиканың барлык муниципалитетларына трансляцияләү, шулай ук Сыйныф җитәкчеләренең республика форумын үткәрүне планлаштыру турында карар кабул ителде.
Стәрлебаш 1нче мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Рима Мостафина үзенең беренче китабы турында сөйләде. Ул Бөтенрусия сыйныф җитәкчеләре форумы җәмәгатьчелеге ярдәмендә дөнья күрде.
Исегезгә төшерәбез, III Бөтенрусия сыйныф җитәкчеләре форумы быел октябрьдә Мәскәүдә узды. Беренче конкурс этабына 65 меңнән артык гариза килгән, шулардан конкурсны бөтен илдән өч мең укытучы — сыйныф җитәкчеләре узган, алар форумда катнашу өчен чакырулар алган. Башкортстаннан 65 делегат сайлап алынды.

 

Фото:минобразования Башкирии

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас