“Халыкара бизнес атналыгы”нда “Кампус: фән һәм бизнес инфраструктурасының яңа фәлсәфәсе” сессиясе кысаларында Русиядә һәм халыкара дәрәҗәдә вузара кампуслар форматында университетларның яңа эш модельләре яңгырады.
Уфада вузара кампус төзелеше җитәкчесе Сергей Гладких билгеләп үткәнчә, вузара кампуслар челтәрен булдыру буенча федераль программа Русия һәм чит ил партнерлары белән кооперациядә фән һәм мәгариф үсешенең яңа юнәлешен билгели.
Мәгариф һәм фән министры урынбасары Руслан Ханнанов сессиядә катнашучыларны Уфаның югары уку йортлары студентлар кампусы проекты белән таныштырды. Беренче чират — 21 лабораторияле IQ-парк агымдагы елның декабрендә ачылачак. Бер үк вакытта икенче чират төзелә. "Инновацион белем бирү мохите булдыру мәктәп, университетлар һәм бизнесны берләштерү өчен нигез булачак", - дип ассызыклады Ханнанов.
Русия Финанс министрлыгы Фәнни-тикшеренү финанс институтының Тармак икътисады үзәге җитәкчесе Инна Рыкова университет кампусларының нәтиҗәлелегенә карашларны тәкъдим итте. Рыкова чит илләрнең «акыллы» студентлар шәһәрчеге эшенә анализ ясавы белән уртаклашты. Бөтен дөньяда аларны студентлар интеллектуаль, мәдәни, спорт, техник башлангычларны тормышка ашыра алсын өчен төзиләр.
Нанкин техник университеты (Кытай) профессоры Юечэн Дун Уфа Фән һәм технологияләр университеты белән хезмәттәшлек һәм Кытайда кампусларның актив үсеше турында сөйләде.
Сессиядә катнашучылар билгеләп үткәнчә, кампус икътисадның яңа тармаклары һәм мәктәп укучыларының һөнәри юнәлеше өчен кадрлар мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш.
Фото: pravitelstvorb.ru