Мәктәп туклануы әти-әниләр өчен төп мәсьәләрнең берсе булып тора. Туры эфирда мәктәп укучысының әнисе нәкъ шул мәсьәләне күтәрде. Радий Хәбиров мәктәп туклануы мәсьәләсендә “омтылырга урын бар” дип билгеләп үтте. Башкортстанда гомум туклану системасы модернизацияләнәчәк. Чөнки мәктәп ашлары әзерләү өчен җиһазлар җитми.
"Мин үзебез эшләгәннәрне мактарга кирәк дип санамыйм. Контрольдә тотарга һәм үсәргә кирәк. Ләкин артка әйләнеп карагыз, ничек булды? Сатып алынган итнең 85 проценты читтән китерелгән иде, Башкортстаннан түгел, бизон һәм көңгерә ите иде. Хәзер итнең 90 проценты урындагы җитештерүчеләрнеке ", — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Радий Хәбиров үз балалары белән аралашу өчен һәрвакытта да вакыт җитмәве турында да әйтеп үтте. “Еш кына эштән кайтанда улларым йоклый. Шуңа күрә хатыным малайларны еш кына эш урыныма алып килә, эштән аерылмый гына бергә вакыт үткәрәбез”, — диде ул.
Радий Хәбиров, теләсәң, хәтта тыгыз графикта да балалар белән аралашырга вакыт табарга мөмкин, дип ассызыклады.