

Форумда фикер алышуның төп темасы - "Педагог һәм остаз елы" нәтиҗәләре, белем бирү сыйфаты, иң яхшы педагогик тәҗрибәләрне тарату, укучыларның һәм педагогларның универсаль компетенцияләрен үстерү, чит илдә урыс телен үстерү, күптеллелекне саклау.
- Мәгариф системасы - ул, беренче чиратта, кешеләр. Бу - укытучылар, педагоглар, студентлар, укучылар, бөтен илнең үсешен тәэмин итүче хезмәткәрләр. Нәкъ менә шуңа күрә форум мәйданчыкларында каралачак проблемалар - ул, беренче чиратта, мәгарифнең инновацион үсеше чорында кешеләр. Чөнки педагогик белем бирү, рухи мирас мәсьәләләре һәр кешегә кагыла, - дип билгеләп үтте Русия мәгариф министры урынбасарыТатьяна Васильева.
Форум кысаларында Халыкара һәм Бөтенрусия фәнни-гамәли конференцияләр, "түгәрәк өстәл"ләр, семинарлар уза. Аларда Русия, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Вьетнамнан 800гә якын галим һәм эксперт катнаша.
Фото: uchbash.com