+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 декабрь 2023, 08:10

Яшь укытучыларның хезмәт хакы артачак

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты һәм республиканың элекке мәгариф министры Айбулат Хаҗин аның күпмегә артачагын да әйтте.

Яшь укытучыларның хезмәт хакы артачакЯшь укытучыларның хезмәт хакы артачак
Яшь укытучыларның хезмәт хакы артачак

Уфада педагогия форумы узды, анда балалар бакчаларында яшь укытучылар һәм тәрбиячеләр җитмәү мәсьәләсе каралды. Профильле министрлык мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта башлангыч сыйныфлар һәм чит телләр укытучылары җитмәве аеруча сизелә.

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты һәм республиканың элекке мәгариф министры Айбулат Хаҗин БСТ телеканалына биргән интервьюсында 2024 елның 1 гыйнварыннан яшь укытучыларның хезмәт хакы шактый артуы көтелә, дип белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер эш башлаган укытучы «тиешле йөкләнеше булганда» 16-18 мең сум акча эшли. Сүз бер ставка турында бара.

- Бездә 1 гыйнварда яңадан исәпләү булачак, башлангыч педагогның уртача хезмәт хакы 35 мең сумнан артып китәчәк, - дип белдерде Айбулат Хаҗин БСТ хәбәрчеләренә.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас