Башкортстанда республика Чыршы бәйрәме 27 декабрьдә Уфада узачак. Бу хакта Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә төбәкнең мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин сөйләде.
Бәйрәм чарасында отличниклар, олимпиадалар һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, сәнгать фестивальләре лауреатлары, шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең балалары, аз керемле күпбалалы гаиләләрдән булган балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар катнашачак.
Төп Чыршы бәйрәмендә 1000 укучының катнашуы көтелә.
"Яңа ел каникулларында без республика буенча гаилә командалары арасында „Яңа елның гаилә уеннары — 2024“ ярышларын оештырабыз. Ел саен проектта 45 меңнән артык гаилә катнаша. 4-11 гыйнвар көннәрендә муниципалитетларда уеннарның 1нче этабы узачак, алар мәктәпләрнең спорт залларында һәм саф һавада оештырылачак", — дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин.
Динар Кәлимуллин фотосы.