Русия күләмендә педагогик тәрбия эше һәм укыту бүген ничек куелган соң?! Бу сорауга өздереп кенә җавап биреп тә булмый. Моның өчен үткән чорларны хәзергесенә бәйләп чагыштырсак кына берникадәр аның асылына төшенергә мөмкин.
Без мәктәптә укыганда (1974-1984 еллар) укытучының абруе югары һәм аңа хөрмәт зур иде. Ул чакта мөгаллимнәребез әлегедәй грантлар, төрле мактаулы исемнәр артыннан чабып, вакытын исраф итмәде! Әллә ни зур эш хакы да алып эшләмәделәр. Киемнәре дә гади, пөхтә генә иде. Төп максатлары безгә белем бирү булды. Соклангыч бит бу! Фидакарь остазларыбыз күңел җылысын да, вакытын да, нервларын да кызганмадылар, рәхмәт яугырлары!
90нчы елларда хәл кискен үзгәрде. Иң аянычлысы — педагог белән укучының статусы тигезләнде. Хәтта хокуклар ягыннан икенчеләре өстенрәк тә. Мәгариф корабындагы тайпылыш инде бу, төптән уйласаң!
Ватаныбызның мәгариф системасында, көнбатыш Европа дәүләтләренең йогынтысы нәтиҗәсендә, анархия, хаос кануннары нык тамыр җәйде. Бигрәк тә социализм корылышында уңышлы эшләгән бер системалы укыту ысулы инкарь ителеп, аңа алмашка күптөрлелек, яки практика белән ныгытылмаган уңышсыз тәҗрибәләр куллану алдынгы урыннарга чыкты.
Сорос ише әфәнделәр, бигрәк тә АКШ, Германия, Англия кебек илләр СССРны таркатуда, соңыннан рухи гарипләндерү максатында зур күләмдә акчаларын кызганмады.
Читтән кергән явыз көчләр, бигрәк тә тарих, әдәбият кебек беренчел идеологик фәннәр буенча ялганга манчылган бихисап редакцияләрдә нәшер ителгән уку-укыту әсбаплары тәкъдим итеп, укучыларга дәреслекне уйдырмадан аерырга нык комачаулады! Ул чорларда каһарманлык, ватанпәрвәрлек, горурлык төшенчәләре тәрбияви көчен югалттылар.
Җитмәсә, башлангыч хәрби әзерлек (НВП) дәресен чүп кәрзиненә ыргыттылар. Миллионлаган русиялеләрнең язмышына, аның өметле киләчәгенә гарант булып ил җитәкчелегенә килгән Владимир Путин башлангычы белән генә мәгарифтә эшләр уңай якка юнәлеш алды.
Без НВП, физик культура, тарих, әдәбият дәресләрен аеруча көтеп ала идек. Ватаныбызның үткәне белән горурлана идек. Китап уку да гадәти хәл булды. Әдәбият, физкультура аша рухи һәм физик яктан чыныгып үсү арытаба бездән көчле, ышанычлы ил сакчылары әзерләүдә иң үтемле чаралар булды. Ә бүгенгә килгәндә, Русия күләмендә укытучының абруен, хокукларын кайтару, тормышта аны матди яктан да, рухи юнәлештә дә бер баш өстен итәргә конкрет законнарның һаман да юклыгы ни өчендер беркемне дә борчымый.
Тәкәббер, чорсыз укучылар дәрес алып барырга комачаулый икән, кисәтүләрнең уңай тәэсире булмаса, аның белән тиешле хокук органнары шөгыльләнергә тиеш.
Ата-аналарның балалары өчен җаваплылыгын арттыруга юнәлтелгән кануннарның тиз арада кабул ителүе мөһим.
Кемдер боларны укып, шагыйрь шигырь язарга тиеш, юк белән булышасың, дияр. Шагыйрь дә сүз алмагач, тагын кем әйтер җәмгыятькә үз сүзен?! Социаль чуарлык та тәрбия бирүдә регресс ролен үтәп, эшне катлауландыра. Ишеткәнем дә, телевизордан караганым да бар, кайбер текә ата-аналар педагогларга да, укучыларга да психологик, ә кайвакытта физик басым да ясый. Мондыйларны полиция, прокуратура, хокук саклау органнары закон нигезендә тиз һәм нәтиҗәле “авызлыкларга” хаклы! Зур күләмдә штрафлар аша (100 мең сумнан да ким түгел), акылга килмәсәләр, тагын да үтемлерәк чаралар куллану зарур!
Йомгаклап, укучыларның мәктәп формасы турында да фикерләремне җиткерәм. Моны мәҗбүри кертү ягында түгел мин. Иң мөһиме чәч-тырнакларның пөхтә, өс-башның чиста булуы шарт. Әгәр дә хөкүмәт уңайлы, заманча формалар булдыруда ихлас катнашып, аларны зәвыклы итеп тектерүдә үз өлешен кертә икән, бу бик шәп! Инде тәмамлыйм дигәч, бүген укучыларның дәресләргә ат башы кадәр смартфоннар күтәреп килүенә дә күптән чик куярга кирәк дип өстәп куям.
Телефоны булмаса (баш мие эшчәнлегенә аның начар йогынтысын күреп торабыз), ул, әлбәттә, телиме, теләмиме укытучыны тыңлаячак. Сәламәтлегенә дә күпме файда! Барыбер иң алдынгы урыннарга ясле-бакча, мәктәпләрдә, урта, югары уку йортларында тәрбия галиҗанәпләре хәлиткеч урынга күтәрелмичә, киләчәккә оптимизм күзлегеннән карый алмаячакбыз!
Кыскасы, укыту бердәнбер рухи вә идеологик стандартларда гына алып барылырга тиеш! Алтын тарихыбызны бозып күрсәтергә тырышучыларга, әйдә-гез, бергә киртә куйыйк! Русиядә төбәкләр, өлкәләр белән берлектә мәгариф системасы өчен җаваплы гыйльми советлар оештырып, хәлне уңай якка үзгәртик. Педсоветларны, ата-аналар кабинетларын кире кайтарыйк.
Хөрмәтле педагогларның, ата-аналарның, мәгарифтәге төрле дәрәҗәдәге җаваплы хезмәткәрләрнең һәм эчтәлекле “Кызыл таң” гәзите укучыла-рының да фикерләрен ишетәсе, беләсе һәм укыйсы килә сөекле матбугатыбыз аша.
Рәзиф Зөбәеров,
шагыйрь.
Борай районы.