+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 декабрь 2023, 11:40

“Әни почмакка бастырып куйды...”

Владимир Путин балачактагы иң җылы истәлеге белән бүлеште.

“Әни почмакка бастырып куйды...”
“Әни почмакка бастырып куйды...”
Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәте советы утырышында Русия Президенты Владимир Путин әнисенең балачакта аны почмакка бастырып куюы турында сөйләде.
Очрашуда катнашучыларның берсе Президентның балачактан гаилә белән бәйле иң җылы истәлеге нинди дип кызыксынды.

"Бу, беләсезме, гомумән, шәхси әйбер, мин бу тарихның башын гына сөйләрмен. Әнием мине почмакка бастырып куйды, ни өчен икәнен хәтерләмим, һәм күпмедер вакыт ачулы караш ташлап, "Син гафу үтенәчәксеңме, юкмы?” - дип сорап йөрде.

Ул вакыйганың бер өлешен төшереп калдырсаң, ул болай тәмамлана, әнисе аны почмактан алып, үбә башлый.
“Ләкин ул моны ничек эшләде, анысын инде аерым сөйләргә була", — дип нәтиҗә ясады Президент.

“Беренчеләр хәрәкәте” Бөтенрусия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең күзәтү советы утырышы Пятигорск шәһәренең “Машук” белем үзәге территориясендә узды.

 
 
Фото: mcdn.tvzvezda.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: