+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 Декабря 2023, 04:30

Җәйге ялны кышын уйла

Быел лагерьларда 500 меңнән артык бала сәламәтлеген ныгытты.

Җәйге ялны кышын уйлаҖәйге ялны кышын уйла
Җәйге ялны кышын уйла
Агымдагы елда Башкортстанда балалар ялын оештыруга федераль, төбәк һәм муниципаль бюджетлардан 2 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре турында Башкорт­стан­­ның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.

Төбәкнең Мәгариф министрлыгы җитәкчесе сүзләренчә, җәйге ялга, аз чыгымлы ял формаларын да исәпкә алып, 502277 бала җәлеп ителгән. Бу мәктәп укучыларының гомум санының 96,7 процентын тәшкил итә.
Моннан тыш, республикада Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан 1830 балага һәм 107 озата баручы өлкәннәргә ял оештырылган.
“Бүгенге көндә Илеш районының “Орленок” балалар лагеренда Луганск Халык Республикасыннан 200 бала һәм 12 озата баручы өлкән кеше ял итә. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 110 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Республикада ял иткәндә балалар безнең төбәк тарихы, гореф-гадәтләребез белән танышты. Күп кенә югары сыйныф укучылары югары уку йортларында белем алуын дәвам итү өчен безнең республикага килергә теләк белдерә”, — диде министр.
Шулай ук Белгород өлкәсенә ярдәм күрсәтү максатыннан җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында 185 эвакуацияләнгән бала һәм 3 озата баручы өлкән кеше өчен ял оештырылган. Бу балаларның ялын һәм сәламәтләнүен оештыруга республика бюджетыннан 6 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Барлык килгән балалар өчен республика башкаласы Уфага экскурсияләр оештырылды. Алар югары уку йортлары белән танышты, шулай ук, “Торатау” геопаркында һәм Стәрлетамак шәһәрендә булды.

1,4 мең бала бушлай ял итте
Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм итү чараларының берсе — шушы категориядәге балаларның ялын оештыру. Әлеге ярдәм чарасы узган елның декабреннән гамәлдә.
Бу ташламадан бала елына бер тапкыр һәм ан-нан да күбрәк файдалана ала. Җәйге чорда шәһәр читендәге 13 лагерь бу категориядәге 1414 баланы кабул иткән. Көзге каникуллар чорына шәһәр яны стационар лагерьларга махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына бушлай юлламалар бирү өчен 969 гариза тапшырылган.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларының ялын һәм сәламәтләнүен оештыруга быел республика бюджетында 245710 мең сум акча каралган.

Биш заманча корпус төзеләчәк
Башкортстанда алдагы җәйге сезонга балалар лагерьларында тиз төзелә торган 5 яңа корпус күтәреләчәк һәм бер шәһәр яны лагере капиталь ремонтланачак. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте. Ул билгеләп үтүенчә, мондый карар төбәкләр арасында өстәмә конкурс нәтиҗәләре буенча федераль дәрәҗәдә кабул ителде.
Министр искәртүенчә, узган җәйдә республиканың 4 балалар лагеренда 6 тиз төзелә торган корпус ачылган. Быел Башкортстан шәһәр яны стационар лагерьларда тиз төзелә торган конструкцияләр төзү буенча федераль проектта җиңүче төбәкләр рәтенә керде. Бу инде әлеге җәйге сезонда өстәмә рәвештә 1200 баланы кабул итәргә мөмкинлек бирде.
49 урынга исәпләнгән тиз төзелә торган корпуслар Русиянең Мәгариф министрлыгы һәм Федерация Советы проекты буенча төзелгән. Алар Уфаның “Чайка”, Стәрлебаш районының “Орленок” балалар лагерьларында, Чишмә районының “Патриот” паркында һәм Илеш районының “Орленок” лагеренда ачылды.
Бу максатларга федераль бюджеттан — 123 миллион, республика бюджетыннан 23 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Быел җәйге чорда республика балалар лагерьларында 32632 хезмәткәр, шул исәптән 20013 педагог эшләгән.
“Алда торган сәламәтләндерү кампаниясен үткәрү өчен муниципалитетларга хәзер үк мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьлары өчен санитар-эпидемиологик бәяләмә алу эшен оештырырга кирәк. Палаткалы лагерьларны финанслауны һәм үткәрүне, барлык төр лагерьларның террорчылыкка каршы саклануын тәэмин итү буенча чаралар күрүне, шулай ук шәһәр яны стационар лагерьлар өчен кадрлар әзерләү буенча эшне башларга кирәк”, — диде министр.

Динар Кәлимуллин фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас