14 декабрьдә, шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә, республикада "Башкорт теле көне"н билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм 2019 елда төбәк Башлыгы Радий Хәбировның указына ярашлы оештырылды. Атналык оператив киңәшмәдә планлаштырылган чаралар турында башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы директоры Гөлназ Йосыпова сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, бу көнне барлык муниципалитетларда да белем бирү, мәгърифәтчелек һәм мәдәни-ял чаралары узачак. Уфа мәйданчыкларында бик күп чаралар планлаштырылган.
Бәйрәм программасын Башкорт дәүләт педагогия университеты каршындагы Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы ачачак. Шул ук көнне ил Президенты игълан иткән “Педагог һәм остаз елы” кысаларында башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчаларындагы башкорт төркемнәре тәрбиячеләре, милли инновацион мәктәптәр директорлары өчен Уфа балалар филармониясендә “Остаз” республика конкурсының финалы уза.
14 декабрьдә республиканың барлык белем бирү учреждениеләрендә башкорт теле буенча бердәм дәрес үтәчәк. Ә республиканың югары уку йортлары студентлары арасында “Акмулла” олимпиадасы, башкорт телендә “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” уеннары (КВН), осталык дәресләре, интеллектуаль уеннар оештырыла.
Мәдәният учреждениеләре, милли китапханәләр, Халыклар дуслыгы йортының барлык филиаллары, тарихи-мәдәни үзәкләр дә эшкә актив кушыла. 14 декабрьдә Уфаның “Мега” сәүдә-күңел ачу үзәгендә "Башкорт теле көне"нә багышланган зур бәйрәм концерты узачак.
Кичке программаны Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында “Мин башҡорт телен өйрәнәм” спектакле, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында “Ай тотылган төндә” операсы, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында “Җиде буын. Саклаучылар” спектакль-вербатимы дәвам итә.
15 декабрьдә Бөтендөнья башкортлары корылтае белән берлектә “Торатау” Конгресс-холлында тантаналы шартларда “Фән һәм мәгърифәт” елына йомгаҡ ясап, республиканың район-шәһәр корылтайлары вәкилләре белән очрашуы оештырыла. Шулай ук, бу чара кысаларында республика тарихында беренче тапкыр мәдәният, гуманитар фән һәм мәгариф өлкәләрен үстерүгә зур өлеш керткән төрле милләт вәкилләренә Корылтай тарафыннан булдырылган Сосланбәк Тавасиев исемендәге бүләк тапшыру каралган.
Башкорт телен популярлаштыручы проектларга ярдәм күрсәтү уңаеннан уздырылган грантлар конкурсы җиңүчеләренә сертификатлар тапшырылачак. Яшьләр медиасы, IT, мәгариф, мәдәният, фән өлкәсендә телне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән лаеклы эшләрне тормышка ашыру өчен матди ярдәм күрсәтелә.
Шулай ук республиканың белем бирү оешмалары арасында “Иң яхшы башкорт теле һәм әдәбияты кабинеты” да сайлана. Җиңүчеләргә кабинетны мультимедияле комплекс белән җиһазландыру өчен сертификат тапшырыла.
— Социаль челтәрләрдә, киңкүләм мәгълүмат чараларында, тышкы рекламада – "Башкорт теле көне"нә багышланган тематик мәгълүмат урын алды. Уфа һәм республика шәһәрләре урамнарында танылган башкорт язучылары һәм шагыйрьләре сүзләре белән баннерлар урнаштырылды. Әйткәндәй, аларның фонында фотога төшеп, башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы социаль челтәрдә уздырган фотоконкурста катнашырга мөмкин. Социаль челтәрләрдә бу көнгә багышланган бихисап конкурслар, флешмоблар, акцияләр оештырыла, — диде Гөлназ Йосыпова.