“Эш атнасын Уфаның Фатыйма Мостафина исемендәге 20нче башкорт гимназиясе укучылары белән очрашудан башладык. Укучылар белән 30 ел элек булган вакыйга турында сөйләштек.
1993 елның 12 декабре яңа тарихта борылыш мизгеле булды. Бөтенхалык референдумында Русия гражданнары ирек һәм демократияне сайлады. Алар хокукый һәм социаль дәүләткә, Кеше хокуклары декларациясенә "әйе" диделәр.
Бүген безнең бурыч – Конституциядә салынган нормаларны белү һәм төгәл үтәү, Төп законга ныклы буйсыну, карашларыбызда бердәм булу һәм илебезгә һәрнәрсәдә ярдәм итү.
Без бергәләп Ватан Геройларының батырлыкларын истә тотарга тиешбез. Бүген дәүләт чикләрен саклаучы, гражданнарның иминлеген тәэмин итүче геройларны онытмаска тиешбез. Бу - безнең горурлыгыбыз, бу безнең тарихыбыз.
Балаларга лаеклы белем алырга, үз илләренә файдалы булырга омтылуларына ышаныч белән карауларын теләдем. Моның өчен республикабызда барлык шартлар да бар, мәктәпләрдә лаеклы укытучылар эшли, аларның һәрберсе белем бирүгә барлык тырышлыгын сала”, — дип яза социаль челтәрләрдәге рәсми битендә Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.
Фото: Максим Забелинның социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.