+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
12 декабрь 2023, 10:30

Акмулла диктантына кушылыгыз!

12-14 декабрьдә Башкорт теле көненә “Акмулла диктанты” акциясе узачак.

Акмулла диктантына кушылыгыз!Акмулла диктантына кушылыгыз!
Акмулла диктантына кушылыгыз!
12-14 декабрьдә Башкорт теле көненә “Педагог һәм остаз елы”на багышланган “Акмулла диктанты” мәгърифәтчелек акциясе узачак. Быел диктант дүртенче тапкыр үткәрелә.
Акция сайтта онлайн-форматта узачак.
Анда Русиядә һәм чит илләрдә яшәүче, яшьләренә, белемнәренә, социаль чыгышларына, диннәренә һәм гражданлыкларына карамастан, башкорт һәм урыс телләрен белгән кешеләр катнаша ала. 2022 елда диктантны 17 меңнән артык кеше язган.
Диктант үз эченә 30 тест биремен ала: М. Акмулла һәм аның замандашларының тормышы һәм иҗаты турында 10 сорау, башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының һәм педагогларының фәнни-методик һәм педагогик эшчәнлеге турында 10 сорау һәм нәфис әдәбиятта һәм сәнгатьтә укытучы образы турында 10 сорау.
Диктант өчен максималь бәя —100 балл. Бу биремнәрне үтәү өчен 1 сәгать бирелә.
Диктант нәтиҗәләре буенча катнашучылар нәтиҗәләрне электрон рәвештә күрсәтеп сертификат алачак.

#ПедагогиРоссии #ПедвузыРФ
#ГодПедагогаНаставника #ГПН_2023


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас