15 декабрьдә Бөтендөнья башкортлары корылтае белән берлектә “Торатау” Конгресс-холлында тантаналы шартларда “Фән һәм мәгърифәт” елына йомгак ясап, республиканың район-шәһәр корылтайлары вәкилләре белән очрашу оештырыла.
Шулай ук, бу чара кысаларында республика тарихында беренче тапкыр мәдәният, гуманитар фән һәм мәгариф өлкәләрен үстерүгә зур өлеш керткән төрле милләт вәкилләренә Корылтай тарафыннан булдырылган Сосланбәк Тавасиев исемендәге бүләк тапшыру каралган.
Башкорт телен популярлаштыручы проектларга ярдәм күрсәтү уңаеннан уздырылган грантлар конкурсы җиңүчеләренә сертификатлар тапшырылачак. Яшьләр медиасы, IT, мәгариф, мәдәният, фән өлкәсендә телне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән лаеклы идеяләрне тормышка ашыру өчен матди ярдәм күрсәтелә.
Шулай ук республиканың белем бирү оешмалары арасында “Иң яхшы башкорт теле һәм әдәбияты кабинеты” да сайлана. Җиңүчеләргә кабинетны мультимедияле комплекс белән җиһазландыру өчен сертификат тапшырыла.