

Шушы минутларда “Владимир Путин белән ел йомгаклары” программасы бара. Ул йомгаклау матбугат конференциясе һәм туры линиянең берләштерелгән форматында уза. Президентка юлланган күпсанлы сорау бирүчеләр арасында балалар да бар. Әйтик, Кырымның Судак шәһәр округына караган Солнечный авылыннан яшь спортчылар үзләрен борчыган мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте. “Без футбол һәм хоккей белән шөгыльләнәбез. Күп кенә ярышларда, шул исәптән, төбәк һәм Бөтенрусия ярышларында, һәрвакыт медальләр һәм призлы урыннар алып киләбез. Без әлегә кадәр клуб бинасындагы спорт залында шөгыльләнә идек. Биредә 40 елдан артык ремонт булмаган! Идәннәр инде күптән черегән, стеналар күгәрек белән капланган, тәрәзәләр ватылган, түшәмнән яңгыр үтә. Бинада урамдагыга караганда салкынрак. Тренерлар барлык инстанцияләргә мөрәҗәгать итә, ләкин ишетүче юк. Декабрьдән саф һавада шөгыльләнәбез. Безгә спорт залыбызны төзекләндерүдә ярдәм итүегезне сорыйбыз. Көчле һәм җитез булып үсәргә, Ватаныбызның чын яклаучылары булырга телибез”, - диде балалар бертавыштан.
Президент Владимир Путин төбәкләрдә спортны һәм аңа кагылышлы барлык программаларны үстерергә кирәклеген ассызыклады.
“Бездә узган елларда федераль бюджеттан төбәк һәм муниципаль спортны үстерүгә 1,5 миллиард сум, хәтта күбрәк, 1,7 миллиард бүлеп бирелде. Быел бюджетта 700 дә юк. Моңа кире кайтырга кирәк. Бу киләчәк Президент программасында да булырга тиеш. Моны эшләргә кирәк. Ә Кырымдагы конкрет мәсьәләгә килгәндә, без федераль дәрәҗәдән ярдәм итеп, бу проблеманы төгәл хәл итәчәкбез”, - дип вәгъдә бирде Президент.