Чара республика районнары һәм шәһәрләре, Русиянең башка төбәкләре башкортлары корылтайлары вәкилләре, Башкортстан Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, "Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды", республиканың төрле ведомстволары һәм оешмалары катнашлыгында узды.
Чара кысаларында С. Тавасиев исемендәге мәдәният, гуманитар фәннәр һәм мәгариф өлкәсендә җәмәгать бүләкләре җиңүчеләрен бүләкләү булды.
Билгеле булганча, быел Башкортстан Башлыгы грантлары фонды ярдәме белән «Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы)» иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге тарафыннан фән һәм мәдәният эшлеклеләрен ачыклау һәм бүләкләү максатларында башкорт халкының милли, фәнни һәм мәдәни мирасын саклауга, ныгытуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен башка милләт вәкилләре тарафыннан
мәдәният, гуманитар фәннәр һәм мәгариф өлкәсендә Сосланбәк Тавасиев исемендәге бүләк булдырылды.
Чарада муниципаль районнар, шәһәр округлары, Русия Федерациясе субъектларының башкорт иҗтимагый оешмалары һәм корылтайлары арасында "Фән һәм мәгариф елы" йомгаклары буенча җиңүчеләр бүләкләнде. Шулай ук, башкорт телен саклау һәм үстерү буенча проектларга грант ярдәме конкурсында җиңүчеләр (10 проект ), "Башкорт теле һәм әдәбиятының иң яхшы кабинеты" конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.
Болар белән беррәттән, Башкортстан Мәдәният министрлыгының “Урал һәм Себер башкортлары” проектын әзерләп, аны тормышка ашыра башлау планлаштырылан.
Фото: Зөһрә Исламова