+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 декабрь 2023, 14:19

Радий Хәбиров: "Алга омтылыгыз, ә без сезгә ярдәм итәчәкбез!"

Бүген Баймак районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 1нче Төркмән авылының урта мәктәбендә һәм Урал аръягы агросәнәгать колледжында булды.

Радий Хәбиров: "Алга омтылыгыз, ә без сезгә ярдәм итәчәкбез!"Радий Хәбиров: "Алга омтылыгыз, ә без сезгә ярдәм итәчәкбез!"
Радий Хәбиров: "Алга омтылыгыз, ә без сезгә ярдәм итәчәкбез!"

Мәктәпне яңартуга 47 миллион сум акча бүленгән, шуларның 39 миллионы - федераль бюджеттан. Ул “Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү” федераль программасы буенча төзекләндерелде.

Радий Хәбиров башкорт теле классында, "сенсор" сыйныфында булды, ашханә, актлар һәм спорт залларын карады. Укучылар һәм укытучылар Башкортстан Башлыгына ремонт үткәргән, эшләү һәм уку өчен уңайлы шартлар булдырган өчен рәхмәт белдерделәр.

- Мин монда ике ел элек булганда сезнең ничек укуыгызны күрдем һәм ремонт ясарга тәкъдим иттем. Хәзер сезнең яңа, матур мәктәбегез бар. Директорыгызга, укытучыларыгызга рәхмәт, - диде Радий Хәбиров. - Яхшы укыгыз. Нәкъ менә шундый авыллардан, кечкенә шәһәрләрдән бөек галимнәр, рәссамнар, җитәкчеләр чыга. Барыгызга да уңышлар телим. Алга омтылыгыз, ә без сезгә ярдәм итәчәкбез.

Алга таба Радий Хәбиров Урал аръягы агросәнәгать колледжында булды. Төбәк җитәкчесе яңартылган уку-җитештерү остаханәләрен һәм автопаркны карады, студентлар тулай торагын капиталь ремонтлау барышы белән танышты. Уку йорты директоры Илдус Зәйнуллин билгеләп үткәнчә, узган елда колледжны модернизацияләү республика программасы кысаларында уку корпусын һәм остаханәләрне төзекләндерү өчен төбәк бюджетыннан 56,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин аңлатуынча, бинаны капиталь ремонтлау бу елның июлендә башланган. Әмма подряд оешмасы үзгәрү сәбәпле, төзүчеләр эшне 75 процентка гына башкарган. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тулай торакны ремонтлауны быел декабрь ахырына кадәр тәмамларга кирәклеген ассызыклады.

- Биредә талантлы укытучылар эшли. Һәм алар тармак өчен кирәкле белгечләрне әзерли, - диде Радий Хәбиров. - Безнең бурыч - барысы өчен дә лаеклы һәм уңайлы шартлар тәэмин итү. Шуңа күрә матди базаны ныгытырга тырышабыз. Остаханәләрне заманча техника һәм җиһазлар белән җиһазландырабыз.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас