+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 декабрь 2023, 06:45

Якшәмбе мәктәпләренең иң яхшы педагоглары бүләкләнде

Уфада “Милли якшәмбе мәктәбенең иң яхшы педагогы” дип аталган республика педагогик осталык конкурсына йомгак ясалды.

Якшәмбе мәктәпләренең иң яхшы педагоглары бүләкләндеЯкшәмбе мәктәпләренең иң яхшы педагоглары бүләкләнде
Якшәмбе мәктәпләренең иң яхшы педагоглары бүләкләнде

Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы “Педагог һәм остаз елы”на багышланган милли якшәмбе мәктәпләре слеты кысаларында узды.

Конкурс лауреатлары булып: Мәләвез районы Балалар (үсмерләр) иҗаты сарае педагогы Галина Митюкова, Уфаның 2нче татар якшәмбе мәктәбе педагогы Эльвина Арсланова, “Злагода-Согласие” украин якшәмбе мәктәбе педагогы Сергей Обухов танылдылар.

Төбәк Мәгариф министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, туган телләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән милли якшәмбе мәктәпләре башлангычларына ярдәм күрсәтү чаралары ел саен “Башкортстан республикасы дәүләт һәм халыклары телләрен саклау һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Бүген республикада 10 милли якшәмбе мәктәбе һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 5 милли бүлек эшли: 3 татар, 3 чуваш, 2 украин, башкорт, мари, әрмән, яһүд, немец һәм поляк, аларда 6 меңнән артык бала белем ала. Якшәмбе мәктәпләрендә уку туган тел һәм әдәбият, тарих һәм мәдәният, фольклор, халык музыкасы һәм биюләре, халык сәнгать юнәлешләре буенча алып барыла.

Фото: минобразования РБ

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас