+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 декабрь 2023, 06:50

Мәгариф һәм фәнгә зур инвестицияләр салына

Бу хакта Радий Хәбиров республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасында белдерде.

Мәгариф һәм фәнгә зур инвестицияләр салынаМәгариф һәм фәнгә зур инвестицияләр салына
Мәгариф һәм фәнгә зур инвестицияләр салына
“Дөнья экспертлары фикеренчә, мәгарифкә һәм фәнгә актив инвестицияләр керткән илләр һәм төбәкләр генә алга үсеш ясый ала. Без Башкортстанда нәкъ менә шундый юлны сайладык”, — диде Радий Хәбиров бүген республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасында.

"Ил Президенты йөкләмәләре һәм федераль Хөкүмәт ярдәме белән безнең мәгариф системасы соңгы елларда моңа кадәр күрелмәгән күләмдә финанслау алды. Мәктәпләрне модернизацияләүгә генә дә 7,6 миллиард сум юнәлтелгән. Колледжларның матди-техник базасын ныгыту өчен “Профессионалитет” проекты кысаларында миллиард сумнан артык акча җәлеп ителде.

2019 елдан без 48 балалар бакчасы, 42 мәктәп төзедек, шул исәптән, аларның 15е балалар бакчасы белән берләштерелгән. 20 меңнән артык — укучы, 9 мең мәктәпкәчә тәрбияләнүче бала өчен урын булдырылды. Быел 6 мәктәп һәм 1 балалар бакчасы сафка кертелде, ел ахырына кадәр тагын 3 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы ачылачак.
Федераль программа буенча соңгы ике елда 140 мәктәп бинасы ремонтланган, шуларның 103е – авыл мәктәпләре.

Без авылда эшләүче яшь укытучыларга грантлар санын 150гә кадәр арттырдык. “Ел педагогы” республика конкурсында җиңүчеләргә һәм лауреатларга премияләр, колледжлар өчен миллион сумнан 10 грант, балалар бакчаларының иң яхшы педагогларына 50 грант (575 мең сумнан) булдырылды. Укытучыларга һәм производство мастерларына (690 мең сум) грантлар саны икеләтә артты”, - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы.

Безнең Евразия фәнни-белем бирү үзәге үзенең инновацион эшләнмәләрен җитештерә. Республика – югары уку йортлары кампусы төзүнең масштаблы проектын гамәлгә ашыручы беренче төбәкләрнең берсе. Тиздән аның беренче объектын – IQ-паркын ачачакбыз. Биредә заманча фәнни лабораторияләр эшли башлаячак, перспективалы тикшеренүләр үткәреләчәк.

"Без иң яхшы укучыларыбызның Башкортстан университетларына укырга керүен, биредә тикшеренүләр белән шөгыльләнүен телибез. Республика бюджетыннан фәнгә турыдан-туры ярдәм чараларына ел саен 500 миллион сум акча җибәрәбез. Грантлар ярдәмендә быел 63 яшь галим үзләренең торак шартларын яхшыртачак, 236сы Русиянең һәм дус илләрнең иң яхшы югары уку йортларында стажировка узачак.

Башкортстан илдә беренчеләрдән булып “Русиядә булдырылган” проектын тормышка ашыра, анда креатив индустрияләр мәктәпләре, прототиплаштыру үзәкләре, инклюзив иҗади лабораторияләр, шәһәр креатив киңлекләре булдырыла. Креатив индустрияләрнең беренче мәктәбе узган елда - Стәрлетамакта, күптән түгел Уфа сәнгать училищесы базасында ачылды. Киләсе елда аны Сибайда ачачакбыз”, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: api.rbsmi.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас