+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 декабрь 2023, 15:35

Башкортстан укучылары уникаль проектта катнаша

Республиканың ике меңнән артык укучысы Мәскәүдә "Русиядә беренчеләр — мөмкинлекләр илендә" экспозициясендә булачак.

Башкортстан укучылары уникаль проектта катнашаБашкортстан укучылары уникаль проектта катнаша
Башкортстан укучылары уникаль проектта катнаша
"Россия" Халыкара күргәзмә-форумының барлык кунаклары өчен 1нче "Үзәк" павильонында Беренчеләр хәрәкәте “Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасы белән берлектә “Русиядә беренчеләр — мөмкинлекләр илендә” уникаль проектын башлап җибәрде. Интерактив экспозиция сигез тематик зонага бүленә, алар бер-берсенә төп мәгънә белән бәйле: “хыял – ачышның башы” — үзеңне, уйлап табуларны, җәмгыятьне, илне, киләчәкне.
— Экспозиция Беренчеләр хәрәкәтенең төп бурычларының берсенә җавап бирә – актив һәм җаваплы яшьләр берләшмәсен тәрбияләү, аның өчен Русиянең күпмилләтле халкы традицияләрен саклау һәм арттыру, тарихи дәвамлылыкны тәэмин итү, ил язмышына битараф булмау хисе тәрбияләү мөһим, — дип сөйләде Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин.
Заманча технологияләр ярдәмендә павильонга килүчеләр үткән белән таныша һәм киләчәккә күз сала алачак. Уникаль атмосферага чуму өчен дүрт меңнән артык медиаэкран җәлеп ителгән. Шулай ук кунаклар керү алдыннан махсус аудиогидлы наушниклар алачак, ул яктылык юлы белән бергә аларны сигез зал буйлап йөртәчәк.
Мәгариф оешмаларыннан 1000 укучы илнең башкаласына барып, күргәзмә киңлегенең экспозицияләрен Башкортстан Республикасы делегациясе составында күрә алды. Күргәзмә 2024 елның апреленә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә күргәзмәгә 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 2500 үсмер барырга планлаштыра.
Экспозициянең төп идеясе — хыял теләсә нинди ачышның башы. Хыялыңны бары тик тырышлык белән генә тормышка ашырырга мөмкин.
«Русиядә беренчеләр — мөмкинлекләр илендә" проектының барлык активлыкларында агымдагы елның 4 ноябреннән 2024 елның 12 апреленә кадәр катнашырга мөмкин булачак. Моның өчен сайтта гариза бирергә кирәк.
Күргәзмәгә делегацияләрне Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге һәм Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

 
 
Фото: pravitelstvorb.ru/


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас