Мәктәп ишеген ачып керүгә, музыка кабинетыннан башкорт көе ишетелде. Кызыксынып, ишекне ачып карадым. Хәер, аңарчы ук аңлаган идем инде: башкорт көе, димәк, Ирина балалар белән тагын ниндидер чарага әзерләнә. Ялгышмаганмын: бер төркем егетләр-кызлар, көлешә-көлешә, җыр-бию кабатлыйлар иде. “Ничек, кайчан барысына да өлгерә соң бу?” – дип уйлап куйдым. Әле генә бит Республика көне уңаеннан зурлап “Орчык бәйрәме” үткәргән иде! Бу чарага “Ак калфак” Башкортстан татар хатын-кызлары ассоциациясенең Нефтекама бүлекчәсе “Ак калфак энҗеләре” этно-фольклор ансамбле дә чакырулы иде. Бик матур, эчтәлекле һәм тәрбияви бәйрәм барлык кунакларның да, балаларның да күңеленә хуш килде.
Үз эшен чын күңелен биреп башкаручы, балаларны ихлас йөрәге белән яратучы бу ханым сездә дә кызыксыну уяткандыр. Әлеге язмам хезмәттәшем, Нефтекамадагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга белем бирү интернат-мәктәбендә башкорт теле укытучысы булып эшләүче Ирина Вилданова турында.
Оясында ни күрсә, очканда да шул булыр
1976 елның 22 июлендә Борай районының гүзәл табигатьле Иске Карагыш авылында дөньяга килә Ирина Рәис кызы. Чын укытучының нинди булуын, аның яшәешен, күңелле дә, шул ук вакытта җаваплы да эшен кечкенәдән үк күреп үсә ул. Әтисе Рәис Зарипов – 43 ел гомерен балаларга тарих фәнен укытуга, шуның 30 елын Иске Карагыш мәктәбе директоры вазыйфасын башкаруга багышлаган шәхес; Башкортстанның атказанган укытучысы, Русиянең мәгариф отличнигы. “Киләчәктә нинди һөнәр сайлармын дигән уйлар артык борчымады үземне, әтием юлыннан барасым көн кебек ачык иде”, – ди 27 ел укытучылык стажы булган Ирина Рәис кызы. Үзе күптән хөрмәтле укытучы булса да, әтисе киңәшләренең гел ярдәмгә килүен горурланып сөйли. Мәктәп тормышына, укытучылык эшенә булган тартылуны әтисеннән алса, тел байлыгын, оештыру сәләтен, кешеләргә ярдәм итәргә ашкынып тору сыйфатын әнисе – Рәфисә ханым бүләк иткән олы кызына. Күп еллар авылдагы мәдәният учагын гөрләтеп эшләткән һәм шушы өлкәдәге уңышлары өчен республиканың, Русия Федерациясенең Мактау грамоталарына ия булган, бер генә кешенең дә үтенечен кире какмаган Рәфисә апаны әле дә яратып искә ала Карагыш халкы. Ирина да, әнисен искиткеч хөрмәт, сагыну белән искә алып болай ди: “Берчак әниемнән: “Күпләр эзләгән бәхет формуласы сезнең өчен нәрсәдә?” дип сораганнар. “Тормышта бәхетле булу өчен ике нәрсә булу шарт: яраткан эшең һәм яраткан кешең”, – дип җавап биргән ул. Мин дә гомерем буена әниемнең шушы девизын маяк итеп, шуңа тугры булып яши бирәм”, – ди Ирина Рәис кызы. Бу яктан, чынлап та, әнисенә бик охшаган ул: кайчан һәм нинди үтенеч белән генә мөрәҗәгать итсәң дә, ярдәм итәргә ашыга, вакытым юк дип әйткәне юк. Чын, үрнәк алырлык остаз шундый булырга тиештер дә инде!
Һөнәргә тугрылык
Кечкенәдән күңелендә йөрткән шул хыялы аны 1991 елда Нефтекама педагогия колледжына укырга алып килә. Аны уңышлы тәмамлагач, 1995 елда Нефтекама 3нче мәктәбенә яшь белгеч булып эшкә урнаша. 1996 елда ук мәктәп җитәкчелеге аңа зур җаваплылык йөкли һәм ялгышмый: республика күләмендә үткәрелгән “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесендә катнашып, лауреат исеменә лаек була, Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Бу мәктәптә берничә ел осталыгын чарлый, тәҗрибә туплый, Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлый. 2001-04 еллар да һөнәри уңышларга бик бай була. Ирина Рәис кызы югары категорияле укытучы исемен раслый, шәһәребезнең башкорт теле укытучылары методика оешмасына җитәкчелек итә. Шулай ук шәһәр мәгариф бүлегенең педагогик мәгълүмәт үзәгендә директор вазыйфасын башкара һәм республиканың мәгариф отличнигы исеменә лаек була.
2004 елдан Ирина ханым өчен һәр хатын-кызның хыялы булган матур чор башлана: нәни Алсуы туып, декрет ялына китә. Берничә елдан кызчыгына иптәшкә уллары Айдарны алып кайталар. “Эшемне дә бик яраттым, әмма балаларымның ничек үсүен күрү теләге көчлерәк булгандыр инде, рәхәтләнеп, тәмен белеп 6 елымны декрет ялында үткәрдем. Һәм моңа бер дә үкенгәнем булмады”, – ди Ирина. “Минем бөтен эшемдә төп таянычым – гаиләм, ирешкән уңышларымда аның өлеше әйтеп бетергесез!” – ди ул.
Әлбәттә шулай, гаиләдә ул яраткан әни дә, тугры тормыш иптәше дә, менә дигән хуҗабикә дә. Телеңне йотарлык тәмле аш-сулары, итле бәлешләре белән еш сыйлап тора ул аларны. Тормыш иптәше Фәнәви Фәүзетдин улы инде күп еллар Нефтекама машина төзү колледжында бүлек җитәкчесе булып хезмәт куя. Кызлары Алсу Уфа фән һәм технологияләр университетының юридик факультетында белем ала. Уллары Айдар – 9нчы сыйныф укучысы.
Алга таба хезмәт юлын Нефтекама 91нче һөнәрчелек училищесында башкорт теле укытучысы булып дәвам итә. Ә инде 2018 елдан без Ирина ханым белән хезмәттәшләр: дефектологлар буларак, балаларга белем һәм тәрбия бирәбез. Алда әйтеп үткәнемчә, Ирина Рәис кызы төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрүгә зур теләк белән тотына, барлык нечкәлекләрне уйлый, югары дәрәҗәдә башкарып чыга. “Башкорт илем – туган җирем”, “Башкортстанның җиде могҗизасы”, “Телдән башка илең юк, илдән башка тормыш юк”, “Башкорт халкының милли ризыклары”, “Әбием сандыгы”, “Мостай Кәрим безнең йөрәкләрдә”, “Башкорт телем – күңел көзгем” – болар әле Ирина Рәис кызы җитәкчелегендә әзерләнгән әдәби чараларның кайберләре генә. “Ничек барысына ирешәсең, өлгерәсең?” – димен. “Мин шулкадәр яратам менә шулай итеп төрле бәйрәм-чараларга әзерләнүне, эшемнән күңелемә шундый рәхәтлек, илһам алам!” – дип җавап бирә ул, якты йөзе белән балкып. Эшенә җаны-тәне белән бирелгәнлеге күренеп тора. Балалар да бик ярата Ирина Рәис кызын, югыйсә, бертавыштан: “Ул бик әйбәт, тыйнак, сабыр, тавышын күтәрми, һәрберебезгә карата йомшак, беребезне дә аермый”, – димәсләр иде. Әлбәттә, яраталар. Ирина апалары аларны “Булдырасыз!” – дип гел канатландырып тора, шәһәр, республика һәм Русия күләмендәге төрле бәйгеләргә әзерләнгәндә вакытын да, көчен дә кызганмый бит. Ә алдынгы урыннар өчен мактау кәгазьләре, бүләкләр алу кайсы балага ошамасын? Республика күләмендә үткәрелгән “Иң талантлы китап укучы” конкурсында 7нче сыйныф укучысы Ралина Кәлимуллинаның 1нче урын, Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Сугышның онытылмас еллары” бәйгесендә 8нче сыйныф укучысы Артур Хәметдиновның 2нче урын яулавы моны исбатлап тора.
Ирина Рәис кызы мәктәптә үткәрелгән “түгәрәк өстәл”ләрдә, шәһәребезнең башкорт теле укытучылары семинарларында катнашып, бай тәҗрибәсе белән уртаклаша. 2019 елда Уфада үткән I Бөтенрусия башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары съездына да хезмәттәшебез беренчеләрдән булып юл алды. Күпсанлы эш программалары төзү, һәр дәресенә җентекләп әзерләнү, нәтиҗәле эшләре белән уртаклашып мәкаләләр язу да арытмый хезмәттәшемне.
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Хезмәттәшем Иринаның күпьеллык хезмәт стажы турында язмам башында әйткән идем инде. Шул еллар эчендә ирешкән уңышлары ла шактый булуын укытучының купсанлы бүләкләре дә раслый. Алда әйтеп үтелгәннәргә өстәп, санап та китә алам: Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты (2019 ел); Гаилә, Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты (2020 ел); “Безнең балалар” хәйрия программасын тормышка ашырудагы ярдәме өчен Рәхмәт хаты (2021 ел). V Бөтенрусия “Дефектолог-2022” конкурсының төбәк этабында икенче урын яулавы. Менә күптән түгел генә чираттагы сөенеченә иреште: Русия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре исемен алды, күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Афәрин, Ирина Рәис кызы! Сезнең белән шатлыгыгызны уртаклашабыз һәм бу бүләк соңгысы булмасын дигән теләктә калабыз!
Нурисә МөхәМмәтова.
Нефтекама шәһәре.