+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
26 декабрь 2023, 07:47

Кампуска арендаторлар килә

Уфада югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусына беренче резидент-югары уку йортлары лабораторияләре, шулай ук арендаторлар килә. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров IQ-парк төзелеше барышын тикшергәндә белдерде.

Кампуска арендаторлар киләКампуска арендаторлар килә
Кампуска арендаторлар килә

Башкорстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов һәм вице-премьер Алан Марзаев, профильле ведомстволар җитәкчеләре, югары уку йортлары һәм подряд оешмалары вәкилләре белән бергә кампусны карап чыкты. Биредә беренче чираттагы объектны тапшыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

- Бу атнада кампуска югары уку йортлары һәм арендаторлар план буенча килә. Яшьләр үзәкләрдән, коворкинглардан һәм эшлекле зоналардан тыш, биредә «Аврора» талантларны үстерү үзәге укучылары өчен лабораторияләр дә урнашачак. Балалар биредә ярышлар үткәрә алачак, пилотсыз аппаратлар белән идарә итәргә, роботлар төзергә өйрәнәчәк, программалаштыру нигезләрен үзләштерәчәк, — дип сөйләде Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас