+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 декабрь 2023, 18:06

"Педагог һәм остаз елы"на нәтиҗәләр ясалды

Бүген Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путин үткәргән Дәүләт Советы утырышында катнашты. Фикер алышуның төп темасы – педагог һәм остаз ролен һәм абруен күтәрү.

"Педагог һәм остаз елы"на нәтиҗәләр ясалды"Педагог һәм остаз елы"на нәтиҗәләр ясалды
"Педагог һәм остаз елы"на нәтиҗәләр ясалды

- Иң җылы рәхмәт сүзләрен укытучыларга, үз тормышларын Русия гражданнарының яңа буынын тәрбияләүгә багышлаган һәркем адресына әйтәсе килә. Нәкъ менә шуңа сезнең хөрмәткә хәзерге, инде узып баручы, 2023 ел Русиядә "Педагог һәм остаз елы" дип игълан ителде, - диде Владимир Путин, утырышны ачып.

Русия Президенты билгеләп үткәнчә, остазларның Бөтенрусия хәрәкәтен үстерү эшенә төрле яшьтәге һәм төрле һөнәрдәге кешеләр - белгечләр, студентлар, мәктәп укучылары, Бөтенрусия балалар һәм яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар, хәрби хезмәткәрләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, шулай ук волонтерлар һәм эшкуарлар актив кушылды.

Владимир Путин хәбәр иткәнчә, агымдагы елда укытучы хокукларын яклау буенча берничә закон кабул ителгән. Педагогик форумнар, һөнәри осталык конкурслары географиясе һәм колачы киңәйде, димәк, бөтен ил буенча педагогларның идеяләре һәм эшләнмәләре белән алмашу мөмкинлекләре дә артты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә "Педагог һәм остаз елы"на республика дәрәҗәсендә нәтиҗә ясады.

- Бездә һәрвакыт педагог дәрәҗәсе бар иде һәм бар. Өстәвенә, без аларның тормышыбызда, балаларыбыз тормышында төп кеше икәнен искә төшердек. Укытучылар турында даими кайгыртырга, һәрвакыт хөрмәт сүзләрен белдерергә кирәк, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас