

Гыйльми совет әгъзалары бертавыштан Күзәтчелек советы турында нигезләмә проектын кабул итте, 2022 елның ноябрендә аны булдыру инициаторы булып Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясаган иде. "Яңа Уфа Фән һәм технологияләр университетын төзүнең планлы күчеш чорын тәэмин итү мөһим, - дигән иде ул вакытта Радий Фәрит улы. - Иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итү өчен Күзәтчелек советы төзергә тәкъдим итәм".
Нигезләмә проектына ярашлы рәвештә, УУНиТ Күзәтчелек советы составына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев, «ОДК-УМПО» җәмгыятенең идарәче директоры Евгений Семивеличенко, «Киләчәк моторлары» Инженерлык мәктәбе җитәкчесенең фән буенча урынбасары Флүр Исмәгыйлев керәчәк.
Күзәтчелек советының, коллегиаль идарә органы буларак, төп функцияләренең берсе - югары уку йорты үсешенең нәтиҗәлелегенең төп индикаторларына ирешү максатыннан университет эшчәнлегенә стратегик дәрәҗәдә җитәкчелек итү. Советның компетенцияләре бик киң: университет филиалларын булдыру, аның вәкиллекләрен, шул исәптән чит илләрдә ачу турында карардан алып, яңа белем бирү программаларын кертүгә һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге планын тикшерүгә кадәр.
Фото: "Башинформ"