29 декабрьдә Дуван районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәсәгуть авылының мәгариф учреждениеләрендә — лицейда һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә булды.
Мәсәгуть лицеенда Радий Хәбиров кабинетларны һәм ашханәне карады, педагоглар белән аралашты. Уку йорты директоры Алексей Неустроев хәбәр иткәнчә, 1972 елда төзелгән учреждение бинасы 472 укучыга исәпләнгән, ә бу уку елында анда 1 070 бала йөри.
– Укуны ике сменада алып барабыз: беренче сменада – 617, икенче сменада 453 укучы белем ала, — ди Алексей Неустроев. — Көн дәвамында мәктәп автобуслары 400 укучыны йөртү өчен 19 рейс ясый.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, лицейның тулылыгы мәсьәләсен хәл итү өчен 2025 елда Мәсәгуть авылында яңа мәктәп төзү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, Дуван районына үткән еллардагы эш сәфәре вакытында Радий Хәбиров Мәсәгуть авылындагы Төньяк бистәсендә булып, мәктәп һәм балалар бакчасы төзү өчен бүлеп бирелгән мәйданчыкны карап чыккан иде.
- Бистәнең үсүе сөендерә, ныклы яхшы йортлар төзелә. Биредә, башлыча, балалы яшь гаиләләр яши. Яңа мәктәпне һичшиксез төзиячәкбез. Киләсе елда объектны проектлауга керешергә планлаштырабыз, - диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы лицейның беренче сыйныф укучыларының Яңа ел иртәсен дә карады, балаларны һәм аларның әти-әниләрен Яңа ел белән котлады. Шулай ук ул балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә булды һәм хоккей тартмасында күнекмәләр ясаган балалар белән аралашты.
Радий Хәбиров яшь спортчыларга спорт өлкәсендә уңышлар теләде һәм 10 февральдә “Уфа-Арена” да узачак «Салават Юлаев» — «Ак Барс» матчына иң яхшы 10 хоккейчыны чакырды.
Фото: glavarb.ru