+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 гыйнвар 2024, 08:35

Кампус - яшьләр өчен уникаль урын

Уфада Югары уку йортлары арасындагы кампус традицион кыйммәтләрне алга сөрүче уникаль яшьләр экосистемасын булдырачак.

Кампус - яшьләр өчен уникаль урынКампус - яшьләр өчен уникаль урын
Кампус - яшьләр өчен уникаль урын
Бу хакта Башкортстан Башлыгының патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Уфа фән һәм технологияләр университетының тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте буенча проректоры Валентин Солодовник Югары уку йортлары арасындагы кампуста яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турында интервьюсында әйтте.

- Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вузара студентлар кампусының яшьләр сәясәте концепциясе яшьләрне төрле яктан үстерүгә, аларны җәлеп итүгә һәм төбәктә тотуга юнәлтелгән. Шуңа күрә яшьләр белән эшләүнең төрле юнәлешләренә туры килгән төп программалар формалаша. Кампус аның ресурслары һәм мөмкинлекләре белән барлык бурычларны уңышлы үтәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте эксперт.

- Валентин Николаевич, иң беренче һәм иң гади сорау: республика яшьләренә Уфада аузара кампус булдыру нәрсә бирәчәк?

- Иң элек, кампус талантлы яшьләрне җәлеп итү үзәгенә әверелергә һәм төбәктә интеллектуаль икътисад үсешенә этәргеч булырга тиеш. Кампуста булдырылган шартлар яшьләр проектларын үстерү һәм гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирәчәк, ә дәүләт һәм эре компанияләр ярдәме яшьләрне җәлеп итәчәк һәм Башкортстан югары уку йортларына башка университетлар алдында өстенлек бирәчәк.

- Студент яшьләре өчен кампус нинди перспективалар ачачак?

- Күп кенә студент активистлары һәм студентлар үзидарәсе лидерлары өчен кампус зур республика проектларын гамәлгә ашыру өчен көчләрне туплау проблемасын хәл итәчәк. Уку расписаниесендәге аерма, университетларның бер-берсеннән ерак булуы һәм катгый үткәрү режимы еш кына университет базаларында студентлар оешмалары өчен үзара эш итү мөмкинлекләрен кыенлаштыра. Кампус студентларның идеяләрен һәм проектларын кооперацияләү өчен көчле мәйданчык та, аларны гамәлгә ашыру өчен зур ресурс базасы да булачак. Студент башлангычлары үзәкләре, карьера үзәкләре һәм башка студент киңлекләре студентларның, яшь галимнәрнең һәм абитуриентларның төп проектларын «җыю ноктасы» булачак. Илебез картасында күренеп торган зур фәнни-белем бирү үзәге төбәккә танылган профессиональ спикерларны, тренерларны һәм яшьләр сәясәте экспертларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Студентларны, укытучыларны, галимнәрне зур кампус эчендә туплау мәгарифне интернациональләштерү сәясәтен гамәлгә ашыру өчен дә яңа мөмкинлекләр ача. Бигрәк тә елдан-ел Уфада чит ил студентларының өлеше арта, димәк, кампус коммуникатив киңлекне, телне үзләштерү мөмкинлекләрен, урындагы мәдәният белән танышуны, яңа урынга сөю формалаштыруны киңәйтәчәк.

- Нәтиҗәле яшьләр сәясәте яшьләр эшчәнлегенең барлык аспектларына да кагылырга һәм үсешкә ярдәм итәргә тиеш.

- Безнең кампус шәһәр мохитенең бер өлеше буларак карала, анда студентлар, белем алудан тыш, үзара аралаша, тулы тормыш белән яши. Һәм ул иҗади хезмәт, гражданлык, патриотизм, буыннар күчәкилүчәнлеге гуманизм һ. б. кебек төп кыйммәтләрне трансляцияләүнең көчле ноктасы булачак.

Кампусны проектлауда уңайлы мохит булдыруга зур әһәмият бирелә. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров киләсе ел Башкортстанда Мөмкинлекләре чикле кешеләр турында кайгырту елы булачак дип белдерде. Заманча технология кампусы мөмкинлекләре чикле яшьләргә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру проектларына нәтиҗәле интеграцияләнергә мөмкинлек бирәчәк.

Әлбәттә, кампус мәйданчыгында республика мәктәп укучылары өчен күп чаралар үткәрелер, бу исә балаларны киләчәк уку урыннарын «яратырга» мөмкинлек бирер дип өметләнәбез.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас