+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
9 гыйнвар 2024, 16:39

Яшь авыл укытучылары грантлар алган

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә "Педагог һәм остаз елы"на йомгак ясадылар. Ил Президенты Владимир Путин карары белән 2023 ел Русиядә педагогларга һәм остазларга багышланган иде.

Яшь авыл укытучылары грантлар алганЯшь авыл укытучылары грантлар алган
Яшь авыл укытучылары грантлар алган

"Педагог һәм остаз елы"нда Башкортстанда спорт чаралары, фәнни-гамәли конференцияләр, форумнар, конкурслар һәм фестивальләр уздырылды. 2023 елның октябрендә Уфада яңартылган Башкортстан мәгариф үсеше тарихы музее ачылды. Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр иткәнчә, тематик елны әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар планы 63 пунктны үз эченә алган.

– 2023 елда Башкортстан Башлыгының 690 мең сумлык 150 грантын яшь авыл укытучылары, укытучылар һәм һөнәргә өйрәтү осталары алды, - дип сөйләде Илдар Мәүлетбирдин. - Балалар бакчаларында эшләүче яшь педагогларга республика Башлыгы грантлары, күппрофильле полилингваль мәктәп укытучыларына, ике телле һәм полилингваль нигездә уку предметларын укытучыларга төбәк Хөкүмәте премиясе булдырылды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә 31 гыйнварга кадәр Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында кайгырту елына чаралар планын расларга кушты. Исегезгә төшерәбез, 2024 елның төп темасы ОВЗ белән кешеләр турында кайгыртуны оештыру турында карарны төбәк җитәкчесе 2023 елның декабрендә республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасында яңгыратты.

Илдус Фазлетдинов фотосы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас