+5 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 гыйнвар , 16:05

Укучыларыбыз яхшы нәтиҗәләр күрсәтсен!

Башкортстанда Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк этабы башланды.

Укучыларыбыз яхшы нәтиҗәләр күрсәтсен!
Укучыларыбыз яхшы нәтиҗәләр күрсәтсен!
10-11 гыйнварда Уфа Фән һәм технологияләр университеты мәйданчыгында узачак француз теле буенча олимпиада традицион рәвештә Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк этабын ачачак.

Республикада Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк этабы 24 фән: урыс теле һәм әдәбияты, математика, физика, тарих, география, астрономия, экология, химия, информатика, биология, технология, тормыш хәвефсезлеге нигезләре, француз теле, сәнгать (дөнья сәнгать мәдәнияте), испан теле, икътисад, җәмгыять белеме, итальян теле, кытай теле, немец теле, физик культура, хокук, инглиз теле буенча үткәрелә.

Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк этабы агымдагы елның 29 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Анда Башкортстанның 4500дән артык өлкән сыйныф укучысы катнашыр дип көтелә. Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк этабы кысаларында 7-8нче сыйныфлар өчен олимпиадалар узачак. Физика буенча Максвелл исемендәге олимпиада (132 катнашучы), математика буенча Леонард Эйлер исемендәге олимпиада (50 катнашучы), астрономия буенча Струве исемендәге олимпиада (72 катнашучы) һәм химия буенча юниорларның республика олимпиадасы (100 катнашучы) оештырыла.

Сынаулар башкаланың 9 мәйданчыгы базасында узачак: Уфа Фән һәм технологияләр университеты, Башкорт дәүләт аграр университеты, Башкорт дәүләт медицина университеты, Уфа дәүләт нефть техник университеты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Г. Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернаты, К. Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать гимназия-интернаты, Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика гимназия-интернаты, 1нче Республика полилингваль күппрофильле гимназиясе.

Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк этабында катнашучыларга иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүләрен телибез! Алда Бөтенрусия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы көтә.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: