Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр иткәнчә, республиканың мәгариф системасында 13 туган телне өйрәнү оештырылган. Мәсәлән, балалар бакчаларында укытуны башкорт, татар, чуваш, удмурт телләрендә алып баралар, шулай ук туган тел буларак өстәмә рәвештә мордва һәм мари телләрен өйрәнәләр. Мәктәпләрдә урыс, башкорт, татар, чуваш, мари, удмурт, мордва, украин, немец һәм белорус телләрен өйрәнәләр. 2023-24 уку елында туган телләрне (урыс телен исәпкә алмаганда) мәктәп укучыларының 29,5 проценты, 153 800 кеше өйрәнә. Бу, узган уку елына караганда, 8,5 мең балага күбрәк.
Моннан тыш, республика мәктәпләрендә башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнү оештырыла. Аны укучыларның 78,5 проценты сайлаган (408 781 кеше). Бу, узган ел белән чагыштырганда, 42 мең балага күбрәк.
Башкортстанда сигез полилингваль күппрофильле мәктәп уңышлы эшли - икесе Уфада, Стәрлетамак, Нефтекама, Сибай, Учалы, Хәйбулла һәм Мишкә районнарында - берешәр мәктәп.
Радий Хәбиров Уфа урамнарын төзекләндерү кысаларында төбәк башкаласының 450 еллыгына башкорт телендә адреслы табличкалар рәсмиләштерүгә игътибарны юнәлтте. Киңәшмә азагында төбәк җитәкчесе профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга республикада Башкортстан халыкларының телләрен саклау һәм үстерү буенча яңа инициативалар башлау турында тәкъдимнәр әзерләүне йөкләде.
Фото: glavarb.ru