+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 гыйнвар 2024, 05:45

Укытучылар авылга тартыла

"Авыл укытучысы" программасында 150 педагог җиңүче булды.

Укытучылар авылга тартылаУкытучылар авылга тартыла
Укытучылар авылга тартыла
2020 елдан республика территориясендә “Авыл укытучысы” программасы эшли башлады. Аны гамәлгә ашыруның дүрт елында 150 укытучы республиканың гомуми белем бирү оешмаларында 5 елдан да ким булмаган срокка хезмәт килешүе төзү шарты белән эшләү өчен авыл торак пунктларына, шәһәр тибындагы поселокларга һәм 50 меңгә кадәр кеше яшәүче шәһәрләргә күчеп килгән һәм бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре алган.

Былтыр әлеге программа буенча бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре 3 укытучыга бирелгән.
Программада конкурста җиңгән укытучыга 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр компенсацион түләү бирү каралган. Бу түләүләр педагог теркәлгән урыннан 50 чакрымнан да якын булмаган ераклыкка күченеп, вакантлы вазыйфалар исемлегенә кертелгән укытучы эшенә урнашса, хезмәт хакы һәм кабул итү ставкасы өчен атнасына 18 сәгатьтән дә ким булмаган уку йөкләмәсе белән 5 ел дәвамында мәктәптә эшләгән очракта бирелә.

— 2022 елда иремнең туган ягы булган Караидел авылында инглиз теле укытучысы вакансиясе барлыгы турында белдем, шуннан соң “Авыл укытучысы” федераль программасы буенча конкурста катнашу өчен документлар тапшырдым һәм, конкурста җиңеп, үз белгечлегем буенча Караидел районының 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә эшкә күчтем, — дип сөйли инглиз теле укытучысы Светлана Закирова.

"Мине мәктәптә генә түгел, авыл һәм районда да бик дусларча кабул иттеләр. Биредә кешеләр бик ярдәмчел, ә укучылар тәртипле, әдәпле һәм тырыш", — ди Светлана Радик кызы.

Светлана Закирова М. Акмулла исемендәге БДПУда инглиз теле укытучысы белгечлеге буенча белем алган. Университетны тәмамлаганнан соң Уфа шәһәренең бер мәктәбенә эшкә урнаша, 2022 елда исә “Авыл укытучысы” программасында җиңүче була.

 
 
Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас