+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 гыйнвар 2024, 10:50

Тәрәзәләр балкып торсын, сабыйларга җылы булсын!

Дүртөйле шәһәренең 9нчы “Чебурашка” балалар бакчасы “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнаша.

Тәрәзәләр балкып торсын, сабыйларга җылы булсын!Тәрәзәләр балкып торсын, сабыйларга җылы булсын!
Тәрәзәләр балкып торсын, сабыйларга җылы булсын!

Дүртөйле шәһәренең 9нчы “Чебурашка” балалар бакчасы 1983 елда ишекләрен ача. Берничә буын сабыйларны тәрбияләп чыгарган бай тарихлы балалар бакчасында тырыш, бердәм коллектив эшли.

Әлбәттә, бүген тышкы яктан әлеге балалар бакчасы заманча балкып тормаса да, аның эчендә күпләргә үрнәк булырлык җанлы тормыш, биредәге хезмәткәрләргә генә хас булган тәрбия алымнары һәм ысуллары, бай гореф-гадәтләр булуы сокландыра.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында заманча программалар, инновацион тех­нологияләр кертелә. Шунысы мөһим: биредә инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга бернинди киртәләрсез, сыйфатлы мәктәпкәчә белем алу өчен тиешле шартлар булдырыла. Бүген биредәге 14 төркемнең 6сы шул юнәлештә эшли, сөйләм теле бозылган сабыйлар белән тәҗрибәле белгеч­ләр шөгыльләнә. Сүз уңаен­нан шуны да әйтик, Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында хәстәрлек елында бу сабыйлар аеруча игътибар үзәгендә.
Яшь, чәмле, тырыш мөдир Альбина Насыйрова җитәк­ләгән коллектив төрле чараларда, район һәм республика бәйгеләрендә, бакча өчен мөһим проектларда актив катнаша. Әйтик, былтыр алар “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында (ППМИ) катнаша һәм анда җиңеп чыга.
Республика җитәкчелеге башлангычы белән булды­рыл­ган “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы – кешеләрнең тормышын яхшыртуга, уңайлырак итүгә ярдәм итүче программа. Шунысы мөһим, бу программада халык актив катнаша, проектка үз акчаларын, көчләрен кертә, ППМИ хыялларны чынга ашыра. Әлеге программа ярдә­мендә биналар ремонтлана, юллар һәм тротуарлар, тер­риторияләр төзеклән­дерелә, балалар уен мәйдан­чыклары төзелә.
Узган елда тәүге проект белән җиңүгә ирешкәч, 9нчы балалар бакчасы хезмәткәр­ләре моңа үзләре дә инанган — 36 агач тәрәзә блогын ПВХ пыяла-пакетларга алмаштырганнар. Яңа тәрәзәле бүл­мәләрдә хәзер яктырак, җылырак һәм уңай­лырак та.
Ләкин тәрәзәләрне өлешчә алыштыру мәсьәләне тулысынча хәл итмәгән әле. Шуңа күрә алар башланган эшне ахырына кадәр җит­керергә: икенче тапкыр ППМИ программасында катнашып, калган барлык агач тәрәзә блокларын алыштырырга карар итә.
2024 елда “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашу өчен 9нчы “Чебурашка” балалар бакчасы нәкъ шушы проектны тәкъдим итте. Аерым алганда, проект Дүртөйле шәһәре, Матросов урамы, 10/А адресы буенча урнашкан балалар бакчасында тәрәзә блокларын ПВХга алмаштыруны күз уңында тота. Әйтергә кирәк, 30 ноябрьдә үткән гомум җыелышта Матросов урамы, 11 адресы буенча урнашкан йортта яшәүчеләр дә актив катнашкан һәм әлеге проектны бертавыштан хуплаган.
“Бирегә йөрүче сабыйлар көн саен зур һәм уңайлы бакчага килә. Уңайлы уен бүлмәләре, махсус җиһаз­ландырылган музыка һәм физкультура заллары, зур уен мәйдан­чыклары – болар барысы да балаларга кызыклы һәм файдалы булсын өчен булдырылган. Ләкин бүген балалар бакчасында төп проб­лема – тәрәзәләр. Һәр көз балалар бакчасы хезмәткәр­ләре һәм тәрбияләнүче­ләрнең әти-әниләре көче белән бу тәрәзәләр җылы­тыла, ләкин, кызганычка каршы, кышкы салкын җил барыбер кечкенә ярыклар таба, бүлмәләр суына. Балаларның көне буе җылы бүлмәләрдә булуы бик мөһим, чөнки сабыйларның сәламәт­ле­геннән дә мөһимрәк нәрсә юк. Без, бирегә йөрүче балаларыбызны, оныкларыбызны хәстәрләп, әлеге проект өчен тавыш бирәбез, абруйлы конкурс комиссиясе дә безне ишетми калмас”, — дип, үз фикерләрен белдерде гомум җыелышта катнашучылар.
“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы — уртак тырышлык белән балалар бакчасын уңайлырак, ә иң мөһиме — җылырак итү те­ләген тормышка ашыру мөмкинлеге.
Әлеге башлангычны хуп­лау йөзеннән балалар бакчасы хезмәткәрләре, әти-әниләр һәм балалар “Безнең хыял – яңа тәрәзәләр” рәсем конкурсында, “Әти, әни, мин — спорт гаиләсе!” спорт бәйрәмендә, “Без — яңа тәрәзәләр өчен!” флешмобында да актив катнашканнар.
Үз чиратыбызда без дә бу мөһим проект хуплау һәм яклау табар дигән өметтә калабыз. Башкортстанда Сәла­мәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында хәстәрлек елында биредә тәрбияләнүче балалар өчен шартлар тагын да яхшырсын, бүлмәләр яктырак, җылырак булсын иде.
Дүртөйле шәһәренең 9нчы “Чебурашка” балалар бак­часының чәмле, тынгысыз җитәкчелегенә һәм коллективына әлеге мөһим конкурста җиңеп чыгып, “Безнең хыял — яңа тәрәзәләр!” дигән изге ниятләрен тормышка ашырырга язсын.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас