+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
24 гыйнвар 2024, 11:40

Мәскәүлеләр Башкортстан мәгарифе белән танышачак

Башкалада Башкортстан Республикасы мәгарифе атналыгы башланды.

Мәскәүлеләр Башкортстан мәгарифе белән танышачакМәскәүлеләр Башкортстан мәгарифе белән танышачак
Мәскәүлеләр Башкортстан мәгарифе белән танышачак
Бүген Мәскәүнең ВДНХ комплексында “Русия” Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Башкортстан Республикасы мәгарифе атналыгы старт алды. 30 гыйнварга кадәр башкала халкы һәм кунаклары республиканың мәгариф системасы белән таныша, осталык дәресләрендә катнаша, лаборатория тикшеренүләре үткәрә, марсоход белән идарә итүләрен күрә алачак. Атнаның һәр көне билгеле бер темага багышланачак.

– Башкортстанның мәгариф системасы — Русиядә иң эреләрнең берсе, мәгариф оешмаларының тармакланган челтәре һәр укучыбыз өчен тигез мөмкинлекләр бирә. Федераль проектлар ярдәмендә без учреждениеләребезне заманча җиһазлар белән яңартабыз, яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзибез, капиталь ремонт ясыйбыз, шәһәр читендәге лагерьларда тиз төзелә торган конструкцияләр булдырабыз. Төп игътибарны белем бирүгә һәм балаларыбызны тәрбияләүгә бирәбез. Безнең һөнәри педагогик берләшмә зур эш алып бара, — дип билгеләп үтте Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин.

Атна дәвамында Башкортстанның мәгариф системасының барлык дәрәҗәләре төрле форматларда тәкъдим ителәчәк: осталык дәресләре һәм презентацияләр, практикумнар һәм кунаклар белән үзара аралашуда интерактив очрашулар. Беренче көн "Киләчәк мәктәбе бүген" дип аталачак. Бу көнгә осталык дәресләре планлаштырылган.

25 гыйнвар - Студентлар көне, 26 гыйнварда Башкортстан колледжлары үз тәҗрибәләрен, һөнәри потенциалларын һәм табышларын тәкъдим итәчәк. 27 гыйнвар — Туган тел көне, аның кысаларында "Башкорт традицион милли уен кораллары” осталык дәресләре үткәреләчәк, “Башкортстан энҗеләре” анимацион фильмыннан фрагмент булдыру , шулай ук “Патриот” паркына һәм “Аврора” талантлар үзәгенә профильле сменаларга юлламалар уйнатылачак. 28 гыйнварда көн “Дерзай.Твори.Открывай" исеме астында узачак.

Башкортстан стенды көн саен кунакларны 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр сөендерәчәк. ВДНХда Башкортстан белән танышу «Русия» Халыкара күргәзмә-форумы ачылу аркасында мөмкин булды. Русия Президенты Владимир Путин 29 мартта указга кул куйды, шуның белән ул ил икътисадының төрле тармакларындагы мөһим казанышларын күрсәтү, шулай ук алга таба халыкара хезмәттәшлеккә ярдәм итү өчен «Русия» Халыкара күргәзмә-форумын уздыруны йөкләде. Чара үткән елның 4 ноябреннән агымдагы елның 12 апреленә кадәр узачак.

 
Фото пресс службы минобра.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас