+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
26 гыйнвар 2024, 07:10

Нибары җиде көн калды!

БДИ тапшыруга гариза бирүнең соңгы көне якынлаша.

Нибары җиде көн калды!Нибары җиде көн калды!
Нибары җиде көн калды!
Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 1 февральдә БДИ тапшыруга гариза бирүнең соңгы көне булуын искә төшерә. Мәктәп укучыларына имтихан тапшырырга ниятләгән фәннәрне төгәл билгеләү өчен нибары 7 көн калды.

Төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, быел мәктәпне тәмамлаучылар уку урыны буенча БДИ тапшыру өчен гариза бирә. Узган елгы чыгарылыш укучылары һәм колледж студентлары Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләгән имтиханнарны тапшыру өчен теркәлү урыннарына гариза бирергә тиеш. Гаризада БДИ тапшырырга ниятләгән фәннәрне язарга кирәк, шул ук вакытта теләсә күпме уку фәннәрен күрсәтергә мөмкин.

БДИга гаризаларны катнашучылар шәхсән яисә аларның ата-аналары (законлы вәкилләре) - шәхесне раслаучы документлар, ә вәкаләтле затлар шәхесне раслаучы документлар һәм ышаныч кәгазе күрсәткәндә бирә ала.

БДИда катнашучылар 1 февральдән соң да гариза бирергә хокуклы, тик документаль рәвештә расланган җитди сәбәпләр (авырулар яки башка хәл-шартлар) булганда гына. Бу очракта гаризаны 450077, Башкортстан Республикасы, Уфа шәһәре, Театр урамы, 5/2, 106нчы кабинет адресы буенча Дәүләт имтихан комиссиясенә тапшыралар. Шулай ук, билгеләнгән вакытта БДИда катнашу турында гариза бирү мөмкинлеге булмавын раслаучы документлар кирәк булачак.

Күрсәтелгән гаризалар тиешле имтихан башланганчы ике атнадан да соңга калмыйча югарыда күрсәтелгән адрес буенча тапшырыла.
Белешмәләр буенча "БДИ кайнар линиясе" телефоннары: 8 (347) 218-03-81, 8 (347) 218-03-28.

 
 
Фото: cdn.iportal.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас