+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 гыйнвар , 19:52

Гүзәл Уразованы укырга алмаганнар

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты булганчы күп сынаулар үтәргә туры килгән аңа.

Гүзәл Уразованы укырга алмаганнар
Гүзәл Уразованы укырга алмаганнар

«1999 елда Казанга журналистика факультетына укырга керергә килдем. Ике уңышлы имтиханнан соң өченче имтиханны бирә алмадым. Мине бер укытучы апа: «Уразова Сезме?» – дип чакырып алды. «Сезнең балларыгыз житеп бетми, киләсе елга килерсез инде», – диде. Барлык сыйныфташларыма: «Мәктәпне бетергәч, мин Казанга барам», – дигән идем. Ничек итеп, оялмыйча, кире Пермьгә кайтасың инде? Аптырагач, Сәнгать институтына барып, җырга имтихан биреп карадым.

Җырлап күрсәткәч, «Кызганыч, без Сезне ала алмыйбыз. Әлегә түләүле бүлеккә укырга керә аласыз, соңыннан карарбыз», – диделәр...

Авыр булса да, үземчә тырыштым, бирешмәдем. Ахырга кадәр түләп укыдым.

Хәзер, еллар узгач, шуны аңлыйм: бервакытта да бирешмәскә, кулны төшермәскә кирәк! Сезнең Гүзәлегез!» – дип язган социаль челтәрдә Гүзәл Уразова.

Фото: Гүзәл Уразованың шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: