Конкурс узган елның 23 гыйнварыннан 23 ноябренә кадәр Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты һәм М. Акмулла исемендәге БДПУ ярдәмендә үткәрелде. Анда барлыгы 416 методик һәм иҗади эш тапшырылган иде.
Тәкъдим ителгән материаллар өч номинациядә бәяләнде: "Дәреснең иң яхшы эшләнеше", "Сыйныфтан тыш чараны иң яхшы үткәрү", "Укытучы һөнәре турында иҗади эш". Әлеге конкурсның максаты аларны алга таба тарату һәм мәгариф системасына кертү өчен иң яхшы яңа алымнарны, креатив идеяләрне һәм концепцияләрне ачыклау иде.
Конкурста балалар бакчалары тәрбиячеләре, гомуми белем бирү учреждениеләре укытучылары, махсус урта һәм югары уку йортлары укытучылары, шулай ук педагогик хезмәт ветераннары катнашты.
"Дәреснең иң яхшы эшләнеше" номинациясендә җиңүчене - мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары С. В. Антипина,"Сыйныфтан тыш чараны иң яхшы үткәрү" номинациясендә җиңүчеләрне һәм призерларны - Мәгарифне үстерү институты ректоры А. С. Гаязов, "Укытучы һөнәре турында иҗади эш" номинациясендә җиңүчене М. Акмулла исемендәге БДПУ ректоры С. Т. Сәгыйтов бүләкләделәр. Шулай ук, һәр номинациядә аерылып торган педагоглар "Башҡортостан уҡытыусыһы" журналының махсус бүләге белән бүләкләнде.
Республика конкурсы йомгаклары буенча түбәндәге авторлар җиңүчеләр һәм призерлар дип танылды:
1) «Дәреснең иң яхшы эшләнеше» номинациясендә
I урын - Уразбаева Айгөл Фатих кызы - "Баланы үстерү үзәге "Акбузат" балалар бакчасы, Сибай шәһәре;
II урын - Әхтәмова Лилия Тәлгать кызы - Уфа автотранспорт колледжы;
III урын - Ибраһимова Альбина Альфрид кызы - Илеш районының Югары Яркәй авылы 4нче мәктәбе.
Әлеге номинациядә җиңүчеләр һәм призерлар Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы һәм призы белән бүләкләнде.
Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының махсус призлары белән бүләкләнделәр:
- Яппарова Рәмзия Рәис кызы - Баймак районының 2нче урта мәктәбе;
- Шәмсетдинова Земфира Нәүфил кызы - Уфа шәһәре «308нче Башкорт балалар бакчасы»;
- Хызырова Айгөл Илдар кызы - Уфа шәһәренең 131нче балалар бакчасы.
“Башкортстан укытучысы” журналының махсус призлары белән бүләкләнделәр:
- Солтанова Рушания Фәрит кызы - Балтач районының Сәйтәк урта мәктәбе;
- Мохтарова Эльвира Рәфыйк кызы - “56нчы балалар бакчасы”, Стәрлетамак шәһәре;
- Кәримова Гөлнара Рим кызы - Бакалы районының урта мәктәбе;
- Арзамасова Анна Владимировна - Салават мәгариф һәм һөнәри технологияләр колледжы;
- Маннанова Земфира Зинфрит кызы – “6нчы лицей”, Мәләвез районы.
2) «Сыйныфтан тыш чараны иң яхшы үткәрү» номинациясендә
I урын - Лиханова Елена Николаевна - "21нче лицей", Уфа шәһәре;
II урын - Гаделисламова Розалия Өлфәт кызы - Аскын 2нче урта мәктәбе;
III урын - Мәхмүтов Илдар Әксән улы - Республика инвалид балаларга дистанцион белем бирү үзәге, Уфа шәһәре;
Әлеге номинациянең җиңүчесе һәм призерлары Мәгарифне үстерү институтының Мактау грамотасы һәм призы белән бүләкләнде.
Мәгарифне үстерү институтының махсус призлары белән бүләкләнделәр:
- Ишкинина Фәүзия Гыйрфан кызы - Республика политехник лицей-интернаты, Күмертау шәһәре;
- Крылова Людмила Викторовна - Октябрьское авылы, Стәрлетамак районы;
- Александрова Ольга Ивановна – Бакалы районы коррекцион интернат-мәктәбе.
"Башкортстан укытучысы" журналының махсус призлары белән бүләкләнделәр:
- Даньянова Гүзәлия Салих кызы һәм Гыйльманова Миңнегөл Тимерхан кызы - Белорет районы “Родничок” балалар бакчасы;
- Татлыбаева Рәзилә Рәсүл кызы, Насыйрова Зилия Румил кызы, Өркәнбаева Лилия Хәмзә кызы – 62нче балалар бакчасы, Стәрлетамак шәһәре;
- Васильева Вера Владимировна - Шаран районының 1нче урта мәктәбе.
3) «Укытучы һөнәре турында иҗади эш» номинациясендә
I урын - Саньяров Фәнзил Бүләк улы - Уфа күппрофильле һөнәри колледжы;
II урын - Нәфыйкова Фәнгизә Рафаил кызы - Горький исемендәге 3нче гимназия, Уфа шәһәре;
III урын - Нуриева Нурия Әлтаф кызы - Уфа районы, Кармасан мәктәбе;
Әлеге номинациядә җиңүчеләр һәм призерлар М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының Мактау грамотасы һәм призы белән бүләкләнде.
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының махсус призлары белән түбәндәгеләр бүләкләнде:
- Ишморатова Зөлфия Әхтәм кызы - Иске Собхангол, Бөрҗән районы;
- Кормакова Ольга Александровна - 34нче балалар бакчасы, Ишембай шәһәре;
- Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы - Илеш районының Аккүз авылы мәктәбе;
“Башкортстан укытучысы” журналының махсус призлары белән бүләкләнделәр:
- Шевченко Светлана Ивановна - Зианчура районы урта мәктәбе;
- Искәндәрова Зифа Зий кызы - Башкортстанның 1нче гимназия-интернаты;
- Мәүлетова Зилдә Әхмәди кызы - Учалы районы урта мәктәбе;
- Гыйләҗева Зилә Рәис кызы - 95нче балалар бакчасы , Уфа шәһәре.
Республика конкурсында җиңү сезне алга таба үсешкә рухландырсын!