Ике ел эчендә мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү федераль программасын гамәлгә ашыру барышында 140 мәктәп бинасы ремонтланган һәм заманча җиһазландырылган. Бу максатларга федераль бюджеттан 6,5 миллиард сумнан артык акча җәлеп ителгән. Бу хакта Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары катнашлыгындагы киңәшмәдә әйтелде.
Министрлар кабинеты башлыгы ассызыклаганча, өстәмә рәвештә республика акчалары исәбенә мәктәп территорияләрен төзекләндерү, дәреслекләрне тулысынча алмаштыру һәм террорчылыкка каршы саклануны яхшырту буенча эшләр башкарылган.
— Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елда республика җәлеп ителгән федераль акчалар һәм ремонт үткәрелгән мәктәп биналары саны буенча Идел буе федераль округында — I урынны, Русия Федерациясендә 2 урын алды. Мәктәп мәгариф системасын шундый масштаблы комплекслы реновацияләү Башкортстанда тарихта беренче тапкыр үткәрелә, — диде Премьер-министр.
Узган ел йомгаклары буенча барлык 77 мәктәп бинасы буенча эшләр билгеләнгән срокларда башкарылган. Барлык билгеләнгән федераль контроль пунктлар үз вакытында үтте, дип билгеләп үтте үз чыгышында мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин. Ул федераль проектның республикада 2024-26 елларда да гамәлгә ашырылуын дәвам итәчәген белдерде.
Өч елда гына да республикага федераль бюджеттан 5,3 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән, республика бюджетыннан 572 миллион сумлык финанслау каралган. Шулай итеп, 74 мәктәп бинасын модернизацияләүгә 5,9 миллиард сум акча җибәреләчәк.
— 2024 елда ук 31 мәктәп бинасында комплекслы капиталь ремонт эшләре башкарылачак. Аларның алтысы агымдагы елның 1 сентябренә файдалануга тапшырылырга тиеш. Калган 25 бинада ике еллык цикл эшләре планлаштырылган — аларны 2025 елның 1 сентябренә тәмамлау күздә тотыла. 2024-26 елларга бер еллык циклга исемлек Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланды, – дип сөйләде Илдар Мәүлетбирдин.
2024-25 елларның ике еллык циклына элегрәк 25 объект расланган: Мәләвез — 1, Дүртөйле — 1, Бөре — 11, Стәрлетамак — 5, Салават — 4, Нефтекама — 2, Мәгариф һәм фән министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениесе - 1.
График буенча капиталь ремонтның төп күләме һәм 2024 елгы барлык объектларны җиһазландыру агымдагы елның 1 сентябренә кадәр тәмамланачак, 2024 елгы барлык объектларны капиталь ремонтлау һәм җиһазландыруның тулы күләме 20 декабрьдән дә соңга калмыйча тәмамланачак.
Фото: pravitelstvorb.ru