+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 февраль 2024, 13:00

Яңа проект – яңа мөмкинлекләр!

Яңа Кыешкы мәктәбе укучылары анда катнашып, Балалар башлангычлары үзәге ачарга ниятли.

Яңа проект – яңа мөмкинлекләр!Яңа проект – яңа мөмкинлекләр!
Яңа проект – яңа мөмкинлекләр!

Билгеле булуынча, Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы быел республикада белем бирү учреждениеләре арасында “Укучыларның башлангычларын бюджетлау” проектын тормышка ашыруга субсидияләр бүлүгә конкурс игълан итте. Әлеге бәйге чикләрендә һәрбер мәгариф учреждениесе үзенең идеясе белән чыгып, аны тормышка ашыруга республика бюджетыннан акча алу мөмкинлегенә ия.

Шунысын да билгеләргә кирәк: бу идеяләр ниндидер әһәмиятле проект буларак тәкъдим ителергә тиеш. Ә моны исә мәктәп укучылары үзләре билгели: иң яхшы һәм актуаль проектны сайлап, аны тормышка ашыруга үз өлешен кертә. Кырмыскалы районы мәктәпләре дә хәзерге яңа ­тех­­­-
но­­логияләр, инновацион алымнар, Федераль дәүләт мәгариф стандартлары системалары кертелгән бу фәһемле проектта катнашу мөмкин­легеннән актив файдаланырга тырыша. Бу уңайдан уку йортларында гомум җыелышлар, мавыктыргыч чаралар уза.
Яңа Кыешкы мәктәбендә бу көн­нәрдә аеруча җанлылык тантана итте. Әлеге конкурста катнашу өчен 5-11нче сыйныф укучылары үзләренең идеяләре белән уртаклашты, алар буенча фикер алышты. Шулай, кызлар һәм малайлар бик матур идеяләр белән яна: Яшьләр фестивале уздыру, мәктәп музее, Балалар башлангычлары үзәге ачу, иҗади остаханә булдыру, мәктәп китапханәсен “Мәгълүмат-китапханә системасы”на әверелдерү кебек проектлар тәкъдим ителде. Ә инде гомум җыелышта, укыту­чыларының, остазларының барлык теләк-тәкъдимнәрен тыңлап, үзара да фикер алышканнан соң, 5-11нче сыйныф укучыларының күп өлеше мәктәптә Балалар башлангычлары үзәге ачу кирәклеген билгеләде. Шулай итеп, Яңа Кыешкы мәктәбенең бу проекты субсидия алуга конкурста катнашу өчен сайланды.
Хәзер инде укучылар, канатланып, әлеге проектны тормышка ашыру өчен җиң сызганып эшкә кереште. Зур теләк белән һәм иң мөһиме – бердәм булып тотынгач, һичшиксез, уңыш елмаер, дип ышанасы килә. Ни генә дисәң дә, Яңа Кыешкы мәктәбе укучыларының бу проекты конкурста җиңеп, биредә Үзәк эшли башласа, ул балаларга иҗади үсәргә, төрле юнәлешләрдә камилләшергә яңа мөмкинлекләр ачар иде.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас