+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 февраль 2024, 05:36

Студентлар кампусына экскурсия оештырылачак

Анда мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре катнаша ала.

Студентлар кампусына экскурсия оештырылачакСтудентлар кампусына экскурсия оештырылачак
Студентлар кампусына экскурсия оештырылачак

14-16 февральдә Уфа Фән һәм технологияләр университеты факультетлары атналыгы кысаларында мәктәп укучылары УУНиТ фәнни лабораторияләренә һәм инновацион үзәкләренә бара алачак. Үзәкләр Евразия НОЦ вузара студентлар кампусында ачылды.

Факультетлар һәм институтлар атналыгы вакытында мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары, шулай ук, укырга кабул итү кампаниясе буенча актуаль мәгълүмат белән таныша, презентацияләрдә һәм осталык дәрсләрендә катнаша алачак. Югары уку йорты җитәкчеләре, факультетлар деканнары, институтлар директорлары һәм кафедра мөдирләре белән очрашуларда “беренче заттан” укучылар укуга кагылышлы сорауларга җаваплар алачак. Моннан тыш, абитуриентларга иҗади коллективлар, түгәрәкләр һәм спорт секцияләре турында сөйләячәкләр, аларда уку вакытында шөгыльләнергә мөмкин.

Программаның иң мавыктыргыч өлеше факультетларның һәм институтларның билгеле урыннары буенча экскурсияләр булачак, алар лабораторияләрдә, фәнни үзәкләрдә, бренд-зоналарда, студентлар конструкторлык бюросында, тьютор-студентлар озатуында лекция аудиторияләрендә булачак.

Чара 14.00 сәгатьтә башланачак. Аңа түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: [leech=https://uust.ru/faculty-week/]https://uust.ru/faculty-week/[/leech]

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас