Гыйнвар ахырында Тәтешле районының Аксәет урта гомуми белем бирү мәктәбендә әһәмиятле вакыйга булды: биредә инициатив бюджетлау проектында җиңү нәтиҗәсендә заманча корылмалар белән җиһазланган Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кабинеты ачылды. Моңа район хакимияте, шулай ук, “Әмиров” хуҗалыгы һәм шәхси эшкуар Н. Ильясовның иганә ярдәме белән ирешелде. Әлбәттә, Аксәет мәктәбе коллективы, югары сыйныф укучыларының инициатив төркеме, аеруча проектның җитәкчесе Рәдилә Хәбибова да күп көч салды.
Әлеге проектны 9нчы сыйныф укучылары Лиана Хөснуллина, Аделина Әюпова, Лиана Исламова, Илвина Хуҗина тәкъдим итте.
– Юл хәвефсезлеге – бик актуаль мәсьәлә, чөнки юлларда бик күп кешеләрнең гомере өзелә. Балаларны кечкенәдән юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк. Әлегә аларның күбесе җәяүле, шулай ук, араларында велосипед, мопед белән йөрүчеләр дә бар. Ә бу инде юлда тулы хокуклы хәрәкәт итүче дигән сүз. Ә киләчәктә алар – руль артына утырасы кешеләр. Истә тотыгыз: һәр транспорт чарасы – хәвеф чыганагы ул, шуңа да аның белән оста итеп кенә түгел, беренче чиратта, хәвефсез идарә итәргә кирәк. Аксәет мәктәбендә укучыларның хәвефсез юл хәрәкәтенә беренче адымнарын ясаячагына мин бик шат. Мондый проектларда катнашырга кирәк. Сезнең мәктәп башкалар өчен дә үрнәк булсын, – диде район хакимияте башлыгы урынбасары Әлфия Шәйнурова.
Проектны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан – 500 мең сум, район бюджетыннан – 55 мең сум, спонсорлар һәм партнерлардан 60 мең сум акча бүленде.
– Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, безнең проект – инициатив бюджетлау кысаларында гамәлгә ашырылган районда тәүге объектларның берсе. Республикада, илебездә мәктәп укучыларының хыялын тормышка ашырырга ярдәм итүче шушындый конкурслар уздырылуы куанычлы. Барлык әзерлек эшләрен дә уңышлы үтеп, укучылар белән проектта җиңеп чыктык. Мондый уңышлар укучыларны актив булырга өндәп кенә калмый, ә үз көчеңә ышанырга да ярдәм итә, белемеңә таянырга, белмәгәнне өйрәнергә этәрә. Уртак тырышлык һәм көч белән проектны гамәлгә ашыру мәктәп, әлеге кабинет өчен кирәкле җиһазлар сатып алырга мөмкинлек бирде. Хәзер укучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләре өлкәсендә белем алу һәм аларны юл хәрәкәте хәвефсезлеге кабинетында – практикада ныгыту мөмкинлеге бар, – ди проектның җитәкчесе Рәдилә Габдрәшит кызы.
Мәктәптә үткән чарага хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Шәйнурова, Тәтешле районы хакимиятенең мәгариф бүлеге башлыгы Руслан Бәдертдинов, ЮХХДИ хезмәткәрләре, “Әмиров” хуҗалыгы рәисе Рамил Сәяпов, шәхси эшкуар Нияз Ильясов, авыл биләмәсенең эшләр идарәчесе Зимфира Фатыйхова, мәктәпнең идарә советы рәисе Эльмира Исмәгыйлева чакырылган иде.
– Мондый проектларда катнашу күп вакытны һәм энергияне алса да, беренчедән, ул мәктәпкә матди файда китерә, икенчедән, укучыларны эшкә өйрәтә. Өченчедән, бу – заман таләбе. Укытучылар яңалыклардан артта калырга тиеш түгел, безгә заман белән бергә, хәтта алдарак та атларга кирәк, чөнки бүгенге заман укучылары – белемле, техник яктан алга киткән, шуларны исәпкә алып, безгә дә үз өстебездә эшләргә, күп белергә, камилләшергә кирәк, – ди Рәдилә Габдрәшит кызы. Аның сүзләрендә тирән хаклык ята.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе,
Тәтешле районы.