RAEX югары уку йортларын 42 критерий буенча бәяли, алар өч интеграль күрсәткечкә берләштерелгән сыйфатлы белем алу өчен шартлар, чыгарылыш укучыларының эш бирүчеләргә ихтыяҗ дәрәҗәсе һәм фәнни — тикшеренү эшчәнлеге дәрәҗәсе.
- Хәзерге дөньяда университетлар иң алдынгы белем һәм иҗади акыл өчен глобаль көндәшлектә төп уенчылар булып торалар. Евразия НОЦы югары уку йортлары Русия университет фәннәре картасында лаеклы урын алып тора. Соңгы өч елда гына безнең фәнни-белем бирү оешмалары Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангычы белән оештырылган барлык эре федераль программаларда катнаштылар, мәсәлән, «Приоритет-2030», алдынгы инженерлык мәктәбе, стартап-студия. Төбәк яшьләр фәнен үстерү көн тәртибенә яшь галимнәргә финанс ярдәме аша гына түгел, ә яңа киңлекләр булдыру, фәнни инфраструктураны киңәйтү һәм яңа прорыв проектларын башлап җибәрү аша да актив кертелә, - диде НОЦ идарәче компаниясе директоры Наталия Латыйпова.
Ранжировкалауда катнашучы предмет юнәлешләре саны буенча лидер булып УДНТУ тора. Нефть университеты 8 өлкәдә лидерлык итә: экология (18нче урын), геология (14нче урын), «Нефть-газ эше» юнәлешендә узган елда университет рейтингта бер урынга күтәрелде һәм 7нче урынны алды. Югары уку йорты машина төзелеше һәм робототехника өлкәсендә дә үз күрсәткечләрен яхшыртты, хәзер ул рейтингта 16нчы позициядә.