Премьер-министр Андрей Назаров соңгы елларда республиканың мәгариф учреждениеләрен комплекслы реновацияләү үткәрелүе турында сөйләде. Капиталь ремонт буенча федераль программа ярдәмендә ике ел эчендә 38 меңгә якын укучы урыны сакланып калган. Бүген республика җәлеп ителгән федераль акчалар буенча Русия буенча лидерлар өчлегенә керә һәм ремонт үткәрелгән мәктәп биналары саны буенча икенче урында тора.
“Югары белем бирү өлкәсендә зур эш башкарылганын билгеләп үтәм. Болар – Евразия фәнни-белем бирү үзәген булдырудан һәм вузара кампус төзүдән башлап, яңа типтагы университет булдыруга кадәр. Узган “Педагог һәм остаз елы”нда үткәрелгән 60ка якын чара белем бирүнең барлык баскычларын колачлады һәм, һичшиксез, педагог һөнәренең социаль әһәмиятен арттырды. Моннан тыш, төбәктә яшь галимнәргә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә”, – дип белдерде Андрей Назаров.
Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Альберт Яримов билгеләп үтүенчә, узган елда республикада 5098 урынга исәпләнгән 8 мәктәп һәм 660 урынга 3 балалар бакчасы ачылган. Мәктәпләрне капиталь ремонтлау федераль программасы ярдәмендә 29 муниципалитетта 77 мәктәп бинасы ремонтланган. Узган ел нәтиҗәләре буенча, республика җәлеп ителгән федераль акчалар һәм ремонт үткәрелгән мәктәп биналары саны буенча Идел буе федераль округында 1нче урынны алды. 8 полилингваль мәктәп эшли, шуларның 4се былтыр ачылды.
Төбәктә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү мөмкинлеге 100 процентка тәэмин ителгән. 2019 елдан “Мәктәпкәчә белем бирү сертификаты” проекты гамәлгә ашырыла. Узган елда 2150 сертификат бирелгән. Агымдагы елдан проектны финанслау республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 166 миллион сумга өстәп, 19,6 миллион сумга арттырылган.
Шулай ук, узган елда республиканың берьюлы ике идарә практикасы “Смарт Диалог” федераль конкурсының “Мәгариф” номинациясендә иң яхшылар исәбенә керде: Болар – 2 айдан 3 яшькә кадәрге балалар өчен шәхси балалар бакчасында урын алу өчен сертификатлар бирү һәм республикада мәктәп туклануын оештыру буенча практика.
“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында былтыр төбәктә өч коррекцион мәктәпнең матди-техник базасы яңартылды, 67 “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге, “Кванториум” балалар технопаркы ачылды, балаларга өстәмә белем бирү буенча 4056 урын булдырылды, авыл мәктәпләрендә 43 спорт залы ремонтланды, 5 ачык спорт корылмасы төзелде, 41 мәктәп санлы җиһазлар комплекты белән җиһазландырылды, 67 мәктәп автобусы сатып алынды. “Сәламәт елмаю” модуле кысаларында 30 яңа стоматология кабинеты ачылды.
“Яшьләр башлангычлары да игътибарсыз калмый. Республика Башлыгы ярдәме белән узган елдан 14 яшьтән өлкәнрәк укучыларның башлангычларына матди ярдәм күрсәтелә. Былтыр сайлап алу нәтиҗәләре буенча 144 мәктәп үз укучыларының проектларын гамәлгә ашыруга – 500әр мең сум, 5 мәктәп предуниверсарийлар булдыруга 2 миллион сум субсидия алды”, – дип белдерде Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле.
Шунысы мөһим: җәйге сәламәтләндерү кампаниясе, һәр елдагыча, уңышлы оештырылды. Җәйге каникуллар вакытында мәктәп яшендәге ярты миллионнан артык бала сәламәтлеген ныгыта алды. Республика лагерьларында ЛХР һәм ДХРдан – 2227, Белгород өлкәсеннән 185 бала ял итте. Республика 15 төбәк арасында тиз төзелүче конструкцияләр булдыру буенча конкурста җиңүче булды. Федераль һәм республика чаралары ярдәмендә шәһәр читендәге 4 стационар лагерьда тиз төзелүче 6 конструкция урнаштырырга һәм һәр сменада өстәмә рәвештә 294 баланы кабул итәргә мөмкин булды. Агымдагы елда шәһәр читендәге 4 лагерь базасында тиз төзелә торган 5 конструкция булдыру планлаштырыла.
Республикада колледжларның матди-техник базасы актив модернизацияләнә. Былтыр 11 урта һөнәри белем бирү учреждениесе территорияләрен капиталь ремонтлауга һәм төзекләндерүгә 500 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шулай ук “Профессионалитет” федераль проектында катнашу нәтиҗәсендә төбәктә белем бирү-җитештерү буенча – 3, белем бирү буенча 4 кластер булдырылган. Аларны оештыруга 542 миллион сум федераль субсидия җәлеп ителгән.
Быел тагын алты кластерны формалаштыру планлаштырыла. Проект ярдәмендә агымдагы елга республикада өстенлекле тармаклар буенча заманча 14 үзәк эшләячәк, аларны булдыруга бер миллиард сумнан артык федераль акча җәлеп ителгән. Үзәкләр саны буенча Башкортстан Русиядә 1нче урынны били.
2021-23 елларда республика бюджетыннан 75 миллион сумлык 60 аспирант һәм фән кандидаты проекты хупланган. Дөнья дәрәҗәсендәге 4 лаборатория булдырылган, аларның гомум финанслау күләме 300 миллион сум тәшкил итә. Ике ел эчендә югары уку йортларының һәм фәнни оешмаларның яшь галимнәренә грант ярдәмен гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 498 стажировка узуга һәм 133 хезмәткәрнең торак шартларын яхшыртуга 400 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Гомумән, төбәкләрнең фәнни-технологик үсеше рейтингы нәтиҗәләре буенча Башкортстан илнең топ-10 төбәге исәбенә керә.
Билгеле булуынча, 1 февральдә Русия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша ил төбәкләрендә заманча кампуслар челтәрен ачуда катнашты һәм Уфада IQ-парк эшенә старт бирде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Президентка Уфада Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусының беренче чираты әзерлеге турында хәбәр итте.
Владимир Путин ассызыклавынча, “Башкортстан җитәкчелеге студентлар һәм укытучылар өчен эталон мохит булдырырга омтыла. Заманча кампуслар төзүнең максаты нәкъ менә шул – эталон мохит булдыру. Без бу юнәлештә, әлбәттә, алга таба барачакбыз”.