+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 февраль 2024, 05:55

Җитди сынауларга – җитди әзерлек

Быел республикада 15 меңнән артык укучы БДИ тапшырачак.

Җитди сынауларга – җитди әзерлекҖитди сынауларга – җитди әзерлек
Җитди сынауларга – җитди әзерлек
Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, 1 февральдә Башкортстанда БДИ тапшыру өчен гаризалар кабул итү тәмамланды. Гаризалар саны буенча агымдагы елда Дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашучылар саны 15 мең 504 кеше тәшкил итәчәк, аларның 14 мең  430ы – быел, 905е – узган елларда мәктәпне тәмамлаучы, 116сы – колледж студенты, 42се – унынчы сыйныф укучысы, 11е узган елларда Бердәм дәүләт имтиханын тапшырып бетермәгән.

– Бердәм дәүләт имтиханы заманча белем бирү таләпләренә җавап бирүче бердәм имтихан системасын тәэмин итү өчен эшләнде. БДИ үткәрү форматы Русиянең бөтен территориясе өчен бердәм, бу барлык төбәкләрнең мәктәп тәмамлаучыларының хокукларын тигезли: ел саен безнең укучылар, меңләгән абитуриентлар белән беррәттән, эре шәһәрләргә күчеп, илнең иң яхшы университетларына укырга керә ала. БДИ нәтиҗәләре 4 ел гамәлдә һәм барлык югары уку йортларында кабул ителә. Республикада БДИны объектив үткәрү өчен максималь көч салына, ә имтиханнар яхшы шартларда үткәрелә, – дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин.
11нче сыйныф укучылары урта гомуми белем турында аттестат алу өчен урыс телен һәм математиканы тапшырырга тиеш. Математика буенча укучылар аның база яисә профильле дәрәҗәсен сайлый ала.
Өстәвенә, агымдагы елдан математика дәрәҗәсен үзгәртү өчен җитди сәбәпләр таләп ителми, имтиханга кадәр ике атнадан да соңга калмыйча Башкортстан Республикасы Дәүләт имтихан комиссиясенә гариза язу җитә (Уфа шәһәре, Театр урамы, 5/2, 106 бүлмә).
Гаризаларны эшкәртү шуны күрсәтә: быел сайлау буенча иң популяр фән – җәмгыять белеме (35,6 процент). Шулай ук, күпчелек сайлаганнар арасында информатика һәм ИКТ (25,7 процент), биология (20,1 процент), физика (19,4 процент), химия (18,2 процент) һәм тарих (12,1 процент) фәннәре бар.
Билгеле булуынча, Башкортстанда Мәгълүмат эшкәртү төбәк үзәге тарафыннан эшләнгән БДИ нәтиҗәләре белән танышу өчен мәгълүмати сервис эшли. Сервис кулланучылары үз имтихан эшләренең үрнәкләрен БДИ тапшырган елда гына түгел, ә янә 4 ел дәвамында да күрә ала. Моннан тыш, дәүләт йомгаклау аттестациясе сервисы БДИ нәтиҗәләре белән килешмәү турында шәхси кабинет аша электрон рәвештә апелляция бирү мөмкинлеген тәэмин итте. Апелляцияләрне карау һәм республика Конфликт комиссиясе әгъзаларының эше БДИда катнашучылар белән дистанцион элемтәдә үткәрелә.
Республика Башлыгы указы нигезендә БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләгән мәктәп укытучылары 50 мең сум премия алачак. Узган елда бу премияне 75 укытучы алды. Шулай ук, былтыр имтихан нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган һәм дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгендә катнашучы республика югары уку йортларына кергән укучыларга 150 мең сум премия түләү дәвам итте. Былтыр алар арасында 15 чыгарылыш сыйныф укучысы булды.
Мәгариф һәм фән министрлыгында “кайнар линия” эшли: 8 (347) 218-03-81, 8 (347) 218-03-28. Аңа чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары (законлы вәкилләре) мөрәҗәгать итә һәм министрлык белгечләренә үз сорауларын бирә ала.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас