+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 февраль 2024, 14:31

Башкортстан - алдынгылар исәбендә!

Бүген, 18 февральдә, Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәгариф көненең эшлекле программасында катнашты. Чара милли казанышлар форумы кысаларында «Русия» халыкара күргәзмә мәйданчыгында уза.

Башкортстан - алдынгылар исәбендә!Башкортстан - алдынгылар исәбендә!
Башкортстан - алдынгылар исәбендә!
Төбәк җитәкчесе Русия Мәгариф министрлыгының «Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр: мәгариф өлкәсе» пленар сессиясендә чыгыш ясады. Көн тәртибендә мәгариф өлкәсендәге төп нәтиҗәләр һәм казанышлар каралды.

Сессия эшен ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова ачты. Ул ассызыклаганча, 2023 ел нәтиҗәләре буенча Русия мәгарифнең сыйфаты буенча дөнья лидерлары рәтенә керә.

Вице-премьер Татьяна Голикова бу эшчәнлектә Русия төбәкләренең әһәмиятле роль уйнавын билгеләп үтте һәм идарә итү командаларына актив эш өчен рәхмәт белдерде.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов илнең мәгариф өлкәсе үсеше нәтиҗәләре турында тулырак сөйләде. Ул шулай ук дәүләт мәгариф сәясәтен гамәлгә ашыруда лидер төбәкләрне атады. Аерым алганда, балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең матди базасын яңартуда, шулай ук яңа белем бирү учреждениеләре төзүдә министр флагман субъектлар арасында Башкортстанны билгеләп үтте.

2019-23 еллар нәтиҗәләре буенча республика төзелгән һәм ремонтланган мәктәпләр һәм балалар бакчалары саны буенча илнең лидер-төбәкләре санына керде. Гомумдәүләт проектлары һәм заманча белем бирү инфраструктурасын булдыру буенча дәүләт программалары чараларын югары дәрәҗәдә гамәлгә ашырган өчен Башкортстан Русия Хөкүмәтенең Рәхмәт хатына лаек булды. Лаеклы бүләкне төбәк җитәкчесе Радий Хәбировка вице-премьер Татьяна Голикова тапшырды.

Башкортстан Башлыгы педагогик берләшмә һәм төбәк укучылары исеменнән Русия Хөкүмәтенә, илнең Мәгариф министрлыгына нәтиҗәле уртак эш һәм мәгариф өлкәсендә төбәк сәясәтен югары бәяләве өчен рәхмәт белдерде.

- «Мәгариф», «Демография» гомумдәүләт проектлары һәм, әлбәттә, мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча президент программасы кысаларында башкарылган зур команда эше өчен Башкортстанның 519 мең укучысы һәм 68 мең педагогик хезмәткәре исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Без, чыннан да, Русия мәктәбенең тышкы кыяфәтен һәм эчке эчтәлеген тамырдан үзгәртәбез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Шулай ук Русия Мәгариф министрлыгының эшлекле командасына хөрмәт сүзләрен белдерәсем килә. Без бер-беребезне ишетәбез һәм хуплыйбыз.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас