Ул эш бирүчеләрнең максатчан заказы буенча белгечләр әзерләүгә һәм предприятиеләрне мәгариф процессына җәлеп итүгә юнәлтелгән.
Мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин республиканы илдә урта һөнәри белем бирү учреждениеләре саны буенча лидерларның берсе, дип сөйләде. Республикада 92 колледж һәм аларның 44 филиалы эшли.
Биредә 98 меңнән артык студент белем ала. 118 эшче һөнәре һәм 173 белгечлек буенча кадрлар әзерлиләр.
- Проект принцибы бик гади, - дип билгеләп үтте Илдар Мәүлетбирдин. - Федераль бюджеттан колледжларның матди-техник базасын үстерүгә акча бүленә. Уку йортларын үзара финанслау шартларында модернизацияләүдә эшкуарлар-предприятиеләр, шулай ук республика катнаша. Нәтиҗәдә без заманча уку йортлары булдырабыз.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Профессионалитет” федераль проектында актив катнашкан өчен республика Мәгариф һәм фән министрлыгына рәхмәт белдерде.
Шулай ук һәр елны республика үз акчалары исәбенә 5-7 колледжны төзекләндерә, дип билгеләп үтте. Радий Хәбиров республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына колледжларның яңа филиалларын булдыру һәм муниципалитетларда кирәкле белгечлекләр ачу буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
- Акъяр тау колледжында медицина юнәлешен ачу идеясе бик яхшы. Башка районнарны да анализларга кирәк. Белгечләрне заман таләпләренә ярашлы әзерләү һәм сыгылмалылык мөһим. Безнең программалар архаик булырга тиеш түгел, алар бүгенге көнгә туры килергә тиеш, - дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Хәзер хезмәт ресурслары өчен көрәш бара. Икътисад үсә, белгечләр кирәк булган яңа предприятиеләр барлыкка килә. Без яшьләребезне алга таба да туган республикабызда укытырга һәм монда эшләргә калдырырга шартлар булдырырга тиеш. Кеше ресурсы - ул төп байлык.