+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 февраль 2024, 10:30

Уфада Нагаево авылында яңа поликлиника ачылды

Сәламәтлек саклау объектын "Башнефть" компаниясе ярдәме белән төзегәннәр.

Уфада Нагаево авылында яңа поликлиника ачылдыУфада Нагаево авылында яңа поликлиника ачылды
Уфада Нагаево авылында яңа поликлиника ачылды

20 февральдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа районының Нагаево авылында, яңа поликлиникада булды. Поликлиника алдагы көндә үз эшен башлап җибәргән.
Сәламәтлек саклау объектын "Башнефть" компаниясе ярдәме белән төзегәннәр.
Медицина учреждениесен караганда сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, ул көненә 320 пациент кабул итүгә исәпләнгән. Анда 5нче балалар поликлиникасы һәм 21нче шәһәр клиник дәваханәсе бүлекчәләре урнашкан. Яңа учреждениедә Уфаның Октябрь районы Нагаево, Жилино һәм Зинино бистәләрендә 16 мең кеше табиб ярдәме алалачак.
Яңа поликлиника өлкәннәргә һәм балаларга беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү һәм тикшерү өчен кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров диагностика һәм дәвалау кабинетларын, стационар бүлеген карады, медицина белгечләре белән аралашты. Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсенең баш табибы Радик Нәдергулов аңлатуынча, поликлиникада урнаштырылган рентген-аппаратны Беларусьта ясаганнар, ә маммограф үзебездә җитештерелгән. Заманча җиһазлар шулай ук УЗИ һәм эндоскопия кабинетларында урнаштырылган.

- Яңа медицина учреждениесендә, терапевтлардан тыш, хирург, невролог, офтальмолог һәм отоларинголог кабул итә, - дип сөйләде Радик Нәдергулов. - Поликлиника составында шулай ук хатын-кызлар консультациясе дә эшли, анда пациентларны тәҗрибәле акушер-гинекологлар кабул итә.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында төбәк җитәкчесе "Башнефть" компаниясенә мөһим социаль объект төзегән өчен рәхмәт белдерде һәм Нагаевода поликлиника ачылуны монда төп яшәүче халык бик көтте, дип билгеләде.

- Радий Фәрит улы, республикада медицина учреждениеләре төзүгә һәм яңартуга зур игътибар бирәләр. Нагаевода яңа поликлиника урвндагы залык өчен ни дәрәҗәдә актуаль?

Радий Хәбиров: Гадәттән тыш актуаль. Нагаево - зур торак пункт. Биредә берничә дистә мең кеше яши. Шуңа күрә поликлиника озак көтелгән объект иде. Уфа тирәсендәге поселоклар шулкадәр тиз үсә ки, без һәрвакытта да соцобъектлар төзергә өлгермибез.
Биредә берничә ел элек яңа мәктәп ачтылар. Хәзер поликлиникаларны сафка кертү бурычын хәл иттеләр. Шулай ук, физкультура-сәламәтләндерү комплексы проектлыйбыз. Кешеләр йортлар сала, гаиләләр барлыкка килә. Һәм алар уңайлы яшәсен өчен, безгә яңа зур мәктәп төзергә кирәк булачак.
Гомумән алганда, соңгы ике елда без уннарча эре сәламәтлек саклау объектын файдалануга тапшырдык. Республикада тагын алты поликлиника төзисе бар. Гомумән алганда, без үз вакытында сәламәтлек саклау инфраструктурасында авырлыклар кичергәнне хәзер актив төзибез.

- Яңа поликлиника "Башнефть" ярдәме белән төзелде. Социаль өлкәдә компания белән хезмәттәшлек ничек бәяләнә?

Радий Хәбиров: Әлбәттә, яхшы. Моннан тыш, "Башнефть" иң зур салым түләүче булып тора, ул акчаларны яңа социаль объектлар төзелешенә җибәрә. Күптән түгел генә Октябрьскийда ФОК төзелешен төгәлләдек, монда без поликлиника эшләтеп җибәрдек, Дүртөйледә Боз сарае төзи башлыйбыз, ә Благовещенскида - дәваханә. Болар барысы да - "Башнефть" ярдәме белән. Компаниягә зур рәхмәт.

Уфада Нагаево авылында яңа поликлиника ачылды
Уфада Нагаево авылында яңа поликлиника ачылды
Автор:Гульназ Саркеева
Читайте нас