+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
26 февраль 2024, 05:15

“Укучыларымны Герой картәтием үрнәгендә тәрбиялим!”

Патриотик эш иң югары дәрәҗәдә куелган Кушнаренко 1нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Якупова шулай ди.

“Укучыларымны Герой картәтием үрнәгендә тәрбиялим!”“Укучыларымны Герой картәтием үрнәгендә тәрбиялим!”
“Укучыларымны Герой картәтием үрнәгендә тәрбиялим!”

Республикада узган ел укытучыларга багышланган бик күркәм ел буларак истә калачак. “Педагог һәм остаз елы” уңаеннан төбәктә бихисап чара оештырылды. Бик мөһим форумнар, фәнни-гамәли конференцияләр, конкурслар, фестивальләр, спорт юнәлешендәге чаралар – барысы да укытучылык хезмәтенең дәрәҗәсен арттыруга, педагогларның абруен күтәрүгә юнәлтелде. Былтыр узган 13 һөнәри осталык бәйгесе арасында укытучылар өчен иң әһәмиятлесе – “Башкортстанның ел укытучысы” конкурсы, дисәк, һич тә ялгыш булмас. Әйтергә кирәк, мәртәбәле бәйгедә татар теле һәм әдәбияты укытучылары да зур осталык күрсәтте. “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2023” һөнәри осталык бәйгесе лауреаты – биш финалчының берсе, Кушнаренко 1нче мәктәбе укытучысы Зөлфия ЯКУПОВА бүген “Кызыл таң” кунагы.

– Зөлфия Фәнисовна, педагог һөнәре – зур рухи көч салуны, вакыт, сәламәтлек, гаилә мәшә­кать­ләре белән исәпләш­мәүне таләп итүче авыр хезмәт. Укытучылык эшен сайлауда этәргеч булып торучылар да, киңәш бирүчеләр дә булгандыр, мө­гаен.
– Бу игелекле һөнәрне сайлавым очраклы түгел, әлбәттә. Мин укытучылар династиясен дәвам итүче булуым белән горурланам. Әнием Зөләйха Әхмәлетдинова гомерен балалар тәрбияләүгә һәм белем бирүгә багышлады. Ул озак еллар Кушнаренко интернат-мәктәбендә вожатый булып эшләде, аннары 1нче мәктәптә укучыларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирде. Әтием – Русиянең халык мәгарифе отличнигы, Башкорт­станның атказанган укытучысы Гыйлемхан Гәрәев – билгеле педагог, озак еллар балаларга немец һәм инглиз телләрен өйрәтте, әле дә 1нче мәктәптә инглиз теле дәресләре укыта. Хәзер инде әнием Зөләйха Фазылҗан кызы хаклы ялда, ләкин аның миңа биргән киңәшләре, нәкъ менә балачактагы кебек, һәрчак кирәкле һәм урынлы.
Әле мәктәпкә кергәнче үк әнигә ияреп эшкә бара идем, аның укучылары белән төрле чараларда катнашып, актив бала булып үстем. Әнинең укытучы булуына һәрвакыт соклана идем. Әйтергә кирәк, укытучы һөнәренә хөрмәт белән карау иң беренче чиратта гаиләдә тәрбияләнде. 8нче сыйныфны тәмамлагач, Кушнаренко педагогия училищесына юл тоттым. Анда 4 ел белем алып, хезмәт юлымны үзем укыган 1нче мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башладым. Мәктәптә дирек­торның тәрбия эшләре буенча урынбасары да булдым, хәзер 20 елдан артык татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирәм.
– Хәзер район үзәгендә генә түгел, авыл мәктәпләрендә дә күпчелек балалар урыс телендә аралаша. Укучыларга рәхәт­ләнеп дәрес бирү өчен башта аларны ана телендә сөйләшергә өйрәтергә кирәктер?
– Безнең 1нче мәктәптә бүген 1208 укучы белем ала, шуларның 602се татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөри, аларга биш укытучы белем бирә. Шунысы мөһим: ана телен өйрәнергә теләүче укучылар саны арта. Бу ата-аналар теләге белән эшләнә, гаризаны алар яза. Балаларыбыз туган телне белеп үссен, диләр. Минем үземдә дүрт төркем, һәркайсында 18-20шәр бала укый. Дәрестә укучыларыма татар телендә сөйлим, алар да, билгеле, татарча җавап бирергә тырыша.
Туган телдә матур итеп сөйләшергә өйрәтү – төп бурычларымның берсе. Шулай да укучыларның фикерләве ике телдә. Урыс телле балаларны татар телендә фикер йөртергә өйрәтергә тырышам. Эшемне дә шул юнәлештә алып барам. Һәр дәресемне укучылар өчен кызыклы итеп оештырырга омтылам. Башлангыч сыйныф укучылары белән күбрәк уеннар, табышмаклар, әкиятләр аша өйрәнәбез, бергәләп иҗади эшләр, проектлар эшлибез.
– “Ел укытучысы” бәйгесе анда катнашучылардан җитди әзерлек таләп итә. Конкурста катнашу теләге ничек туды?
– Укытучыга һәрвакыт үсәргә, яхшылыкка омтылырга кирәк. Әлеге мәртәбәле конкурста катнашу теләге күптән уемда бар иде, үземне сынап карарга булдым. Бергә эшләгән укытучылар да, мәктәп директоры Наза Рәхимова да бу ниятемне хупладылар, зур ышаныч күрсәтеп, мине һөнәри бәйгегә озаттылар.
Әлбәттә, республика бәйгесендә берсеннән-берсе талантлы, көчле педагоглар белән көч сынашу җиңел түгел. Бәйгенең һәр этабы бик катлаулы, һәрберсенә җентекләп, барлык көчне салып әзерләндем. Миңа терәк булган, җаваплы вакытта зур ярдәм күрсәткән өчен мәктәп җитәкчелегенә, коллективыма рәхмәт сүзләремне белдерәсем килә.
– “Ел укытучысы” бәйгесен сынау тоту белән чагыштырып буламы? Конкурсның кайсы туры бик катлаулы тоелды?
– Безнең кебек гади укытучылар өчен үткәрелгән мәртәбәле бәйге тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булып тора. Аны ярыш кына дип әйтеп булмый. Үзеңнең эшеңне күрсәтәсең, киңәшләшәсең, дуслашасың. Үзең өчен нәтиҗә ясыйсың, ничек эшләргә кирәклеген күрәсең. Осталык дәрес­ләрендә күргән иң яхшы алымнарны үз дәресеңдә кулланасың.
Әлбәттә, конкурсның һәр туры ныклы әзерлек таләп итә. Шулай да минем өчен беренче онлайн-бәйге катлаулырак тоелды һәм дәрес бирү дулкынландыргыч булды. Таныш булмаган укучыларны бер минут эчендә үзеңә карату, аларның игътибарын җәлеп итү җиңел эш түгел. Ике гимназиядә дә балалар бик ягымлы, туган телләрен белә, дәрестә актив катнашып утырдылар. Мин аларны дәрес ахырына үз укучыларым кебек хис иттем.
– Сезнең уңышларыгызда яныгызда ышанычлы терәк булып торган якыннарыгызның да өлеше бардыр, мөгаен?
– Ирем Динар Гыйззәтуллин – минем һәр башлангычымны аңлап, хуп­лап торучы ышанычлы кешем. Һәр эшне киңәшләшеп, бергәләп эшлибез. Улларым Булат һәм Раушан, ки­леннәрем Альбина һәм Ралина да терәк булып, көч биреп тордылар, аларның ярдәмнәрен һәрчак тоеп торам. Якыннарыма рәхмәтлемен.
– Туган тел укытучылары укыту белән тәрбия бирүне һәрвакыт бергә алып барды. Соңгы вакытта балаларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Сезнең мәктәптә бу эш ничек куелган? Шәхсән үзегез дәресләрдә нинди алымнар кулланасыз?
– Безнең мәктәп Советлар Союзы Герое, танкист Валентин Дмитриевич Паширов исемен йөртә. Аның батырлыгы турында укучыларыбыз яхшы белә, еш кына тантаналы чаралар, фәһемле дәресләр уздырыла.
Әйтергә кирәк, мәктәптә патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Укучылар яратып катнашкан “Зарница” уены да нәкъ шул рухта уздырыла. Махсус хәрби опера­циядә катнашкан хәрби­ләргә хатлар язабыз, бүләкләр җибә­рәбез. Укучылар үз куллары белән шәмнәр ясады. Балалар язган хатлар, алар ясаган шәмнәр яугирләрнең күңел­ләрен җылытыр, аларга көч бирер, дип өметләнәбез. Дәрестә укучыларым белән Туган илгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләүче хикәяләр, шигырьләр укыйбыз, аларны анализлыйбыз. Еш кына концертлар, бәй­геләр оештырабыз.
Минем картәти Фазылҗан Фаз­лыйәхмәт улы Әхмәлет­динов – Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән каһарман герой. Дәрестә дә, сыйныфтан тыш чараларда да укучыларыма картәтинең батырлыгы турында сөйлим, тыныч тормыш өчен көрәшкән сугыш ветераннарына хөрмәт белән карарга өйрәтәм.  
–“Педагог һәм остаз елы”ның Сезнең өчен әһә­мияте нәрсәдә булды? Бу ел нинди вакыйгалар белән исе­гездә калды?
– Әлбәттә, без, укытучылар, елның “Педагог һәм остаз елы” дип игълан ителүен бик сөенеп кабул иттек. Аның төп бурычы – безнең эшне уңайлы итү, һөнәри үсеш өчен шартлар булдыру, социаль яклауны көчәйтү булуы аеруча мөһим иде. Былтыр укытучылар өчен бик күп файдалы чара оештырылды, мин үзем дә актив катнашырга тырыштым.
Әлбәттә, иң истә калганы “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсы булды. Анда мин яңа ке­шеләр, чәмле, тырыш, илһамлы, тәҗрибәле педагоглар белән таныштым, әле дә аралашып торабыз. Мәртәбәле бәйгедә катнашып, биш финалчы арасында булуым – минем өчен зур горурлык. Бу һөнәрне сайлавыма, татар теле укытучысы булуыма чиксез шатмын!

 

Фото: Педагогның шәхси архивыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас