Сүз Уфаның Евразия фәнни-мәгариф үзәге (НОЦ) студентлар кампусы бинасында урнашкан "Киләчәк моторлары" алдынгы инженерлык мәктәбе базасында электр машиналары эшләү буенча тикшеренү үзәге булдыру турында бара. Грант ике елга исәпләнгән, аның күләме 300 миллион сум тәшкил итә (быел -180 миллион, киләсе елда – 120 миллион).
- Бу айда гына да университет белән берлектә без матди базаны үстерүгә 1 миллиард сумга якын федераль субсидия җәлеп иттек. Шулай итеп, без белем бирү мәсьәләләрен генә түгел, ә алдынгы уникаль инженерлык эшләнмәләрен дә булдыра алачакбыз, - диде "Киләчәк моторлары" инженерлык мәктәбе директоры Вячеслав Вавилов.
Грант акчалары, беренче чиратта, җиһазлар, программа белән тәэмин итү, һөнәри әзерлек, квалификация күтәрү һәм башка эшләнмәләр сатып алуга тотынылачак.
Фото: pravitelstvorb.ru