+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 февраль , 15:50

БДИ тапшыручылар өчен яңалык бар

Мәктәп тәмамлаучыларга БДИны бер фәннән яңадан тапшырырга рөхсәт ителәчәк.

БДИ тапшыручылар өчен яңалык бар
БДИ тапшыручылар өчен яңалык бар
Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юлламасында Бердәм дәүләт имтиханы системасын камилләштерү турында игълан итте.

Мәктәпне тәмамлаучыларга БДИны үзе сайлап, бер фән буенча яңадан тапшырырга рөхсәт ителәчәк. Укучыларга мондый мөмкинлек шул ук елда, югары уку йортларында кабул итү кампаниясе ахырына кадәр биреләчәк. Бу алар имтиханнардан соң документларын тапшырып өлгерсен өчен эшләнә.

Билгеле булуынча, Русия Президенты мәктәп һәм колледж педагогларына яңа түләүләр турында да хәбәр итте. Агымдагы елның 1 сентябреннән мәктәп һәм колледжларда директорларның тәрбия буенча киңәшчеләре 5әр мең сум өстәмә алачак.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: