+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 март , 18:18

Укытучыларга өстәмә түләү гамәлгә керә

Аның күләме - 5 мең сум!

Укытучыларга өстәмә түләү гамәлгә керә
Укытучыларга өстәмә түләү гамәлгә керә

Яңа уку елыннан башлап, Русиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, Башкортстанда да билгеле бер категория укытучыларның хезмәт хакларына бишәр мең сум өстәячәкләр. Бу белдерү белән Русия мәгариф министры Сергей Кравцов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, яңалык мәктәпләрдә һәм колледжларда тәрбия буенча киңәшчеләргә кагылачак.

Директорларның тәрбия буенча киңәшчесе вазыйфасы мәгариф системасында чагыштырмача яңа. 2021 елда ул пилот проекты сыйфатында илнең 10 төбәгендә эшли башлады, 2022 елда инде 35 төбәктә. Хәзер практика киң таралган. Русия Мәгариф министрлыгы материалларында әйтелгәнчә, әлеге хезмәткәр өчен йөкләнеш нормасы - атнага 36 сәгать.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: