+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 март 2024, 07:57

Галимнәр дымлылыкны тикшерүдә ачыш ясады

Уфа Фән һәм технологияләр университеты галимнәре аммиак, углекислый газ һәм һаваның дымлылыгын билгеләүгә патентлар эшләде. Әле приборлар Уфаның вузара кампусында урнашкан "Яңа материаллар дизайны" лабораториясендә эксперименталь тикшеренүләр уза.

Галимнәр дымлылыкны тикшерүдә ачыш ясадыГалимнәр дымлылыкны тикшерүдә ачыш ясады
Галимнәр дымлылыкны тикшерүдә ачыш ясады

Тикшеренүләр нәтиҗәләре инде бүген үк университет уйлап табучыларының теоретик хисапларының дөреслеген раслый. 100 нанометрдан да кимрәк зурлыктагы югары сенсорлар төрле өлкәләрнең (нефть өлкәсеннән авыл хуҗалыгына һәм медицинага кадәр) ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерергә әзер. Приборларның төп бурычы - физик мәгълүматларны, сигналларны, үткәрүчәнлекне һәм концентрацияне билгеләү.

- Без башка матдәләрнең яисә мохитнең концентрацияләрендә һәм үзлекләрендә үзгәрешләргә сизгер булган материаллар әзерлибез. Безнең сенсорлар югары энергия нәтиҗәлелегенә ия, көндәшлеккә сәләтле һәм характеристикалар буенча Көнбатыш аналогларыннан калышмый, шуңа күрә индустриаль партнерлар өчен зур кызыксыну уяталар, - ди проект җитәкчесе, профессор, инфокоммуникация технологияләре һәм наноэлектроника кафедрасы мөдире Ренат Салихов.

Табылган материаллар төрле сенсорлар өчен нигез булып тора. Лабораториядә заказчылар предприятиеләрендә әзер продуктка кадәр эшкәртелә алган макетлар һәм үрнәкләр булдырыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас